3 июньдә Реж шәһәрендә халыкның матур гореф-гадәтләре һәм йолалары, җыр һәм биюләре бергә кушылган хезмәт, шатлык һәм бәхет бәйрәме – Сабантуй узган. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.
Бәйрәмне Реж шәһәр округы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сметанина ачып җибәргән.
Шулай ук бәйрәмгә җыелучыларның һәммәсен Дәүләт Думасы депутаты, совет һәм Россия биатлончысы һәм чаңгычысы, ике тапкыр олимпия чемпионы һәм биатлон буенча ике тапкыр дөнья чемпионы Сергей Чепиков котлаган. Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге консультанты Рифат Йосыпов та котлау сүзләре белән чыгыш ясаган, бәйрәм катнашучылары һәм кунакларына Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның сәламен җиткергән.
Иҗат коллективлары катнашындагы бай мәдәни-күңел ачу программасы тамашачыларны сөендерде. Төрле конкурслар, уеннар һәм спорт ярышлары үткәрелде: билбау көрәше, аркан тарту, капчык киеп йөгерү һәм башкалар, диелә хәбәрдә.
Сабантуй югары дәрәҗәдә узган. Мәдәни программада Татарстан Республикасыннан иҗат составы да катнашкан.