Дәүләт Советында «Татарстан Республикасы парламент дебатлары — 2024» конкурсына йомгак ясадылар. Финалга республиканың төрле районнарыннан 48 команда үтте, дип хәбәр итә Татарстан парламентының матбугат хезмәте.
Йомгаклау этабы кысаларында катнашучылар — 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр — төрле мәсьәләләр буенча фикер алышты. Алар арасында социаль челтәрләрдә үз-үзеңне тоту, мәгариф учреждениеләрендә заманча бәяләү системасы, пластик савыт-саба куллануны тыю һәм төбәктә яшьләр өчен социаль лифтларның нәтиҗәлелеге дәрәҗәсе кебек мәсьәләләр булды.
Катнашучылар өчен Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы башлыгы Ринат Садыйков чыгыш ясады. Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина билгеләп үткәнчә, проектта катнашучылар саны елдан-ел арта гына бара.
«Бу сезнең Татарстан һәм Россия язмышына битараф булмавыгызны күрсәтә, – дип ышана ул. – Сез республикабыз һәм илебезнең ничек үсүен күрәсез. Дебатлашып, яңа идеяләр тәкъдим итәсез. Мондый конкурсларда яшьләр лидерлары, илебезне тагын да яхшырак итә алырга сәләтле кешеләр ачыклана. Ә Дәүләт Советы депутатлары һәрвакыт әңгәмә өчен ачык».
Ринат Садыйков, үз чиратында, катнашучыларның төрле яшьтә булуына һәм география составына игътибар итте. Аның фикеренчә, катнашучыларга «интеллектуаль көчләрен җыярга» һәм чыгыш ясарга яки оппонентларның сорауларына җавап бирергә кирәк.
«Безнең киләчәк сезнең белемегез, сәләтләрегез һәм активлыгыгыз дәрәҗәсеннән тора», — дип ассызыклады министр.
«Татарстан Республикасы парламент дебатлары» ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты инициативасы буенча үткәрелгән.