Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Фәрит Мөхәммәтшин: Кече агробизнеска ярдәм чараларын алуда булышу мөһим

Республика һәм муниципаль хакимиятләрнең бурычы - халыкка ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирү һәм кече агробизнеска үсештә ярдәм итү. Авылның үсеше кешеләрнең эшлекле активлыгына бәйле бит. Бу хакта Балтач районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде.

Татарстан парламенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов аграрийлар алдына куйган бурычлар, фермер хуҗалыкларының эш йомгаклары, дәүләт ярдәме чаралары, республика һәм федераль программаларны гамәлгә ашыру нәтиҗтәләре турында фикер алыштылар.

Балтач районы Татарстанда кече хуҗалыкларны үстерү рейтингын җитәкли, шулай ук шәхси хуҗалыкларда терлекләр саны арта торган бердәнбер муниципалитет булып кала.

Татарстан парламенты җитәкчесенең эш сәфәре шәхси эшмәкәр Мәҗидә Галиуллинаның хуҗалыгын караудан башланды.

Фәрит Мөхәммәтшин семинар-киңәшмәдә чыгыш ясап, кешеләргә республика һәм федераль программаларда катнашуның өстенлекләре турында активрак мәгълүмат бирергә өндәде. Кече агробизнес аңа бирелә торган барлык мөмкинлекләрне кулланырга тиеш.

«Бу реаль акча, бүлеп бирелгән акчаның күбесен кайтарырга да кирәкми. Һәр районның бу эштә катнашуы, барлык мөмкинлекләрне тулысынча файдалануы мөһим», - дип белдерде парламент җитәкчесе.

Утырыш «Крестьян фермерлык хуҗалыгының иң яхшы җитәкчесе», «Шәхси ярдәмче хуҗалыкның иң яхшы җитәкчесе» һәм «Эшмәкәрлекне үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге җитәкчесе» республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus