Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Апаста Әмир Камалиев исемендәге «Бар дөнья - театр» фестиваленә йомгак ясалды

Апас район башлыгы тәкъдиме белән башланып киткән, танылган драматург, язучы, режиссер Әмир Камалиев исемендәге «Бар дөнья - театр» районкүләм балалар театр коллективлары фестивале быел 2нче тапкыр узды. Иң элек бәйгенең сайлап алу турлары үтте. Җиңүче коллективлар район мәдәният йортына чакырылып хөрмәтләнде. Бу хакта «Апаство-информ» сайтында Ләйлә Шиһабиева яза.

Бу чарада җитәкчеләр, якташыбыз, танылган актер Илдус Габдрахманов һәм Әмир Камалиевның улы Сәйдәш, энесе Дамир Камалиев та катнашты.

Бәйгедә өченче урынга - Чүрибураш, Иске Йомралы мәктәпләре, икенче урынга - Каратун һәм Дәүләки мәктәпләре, беренче урынга Табар Черкене мәктәбе лаек булды. Җиңүче коллективларга дипломнар, сертификатлар тапшырылды.

Ә гран-прины Борнаш урта мәктәбе яулады. Ахырдан Альбина Миңнебаева җитәкчелегендәге түгәрәккә йөрүче балалар тарафыннан Хәбир Ибраһимовның «Оҗмах бакчасы» исемле әкият-тамашасы тәкъдим ителде. Балаларның сәхнә осталыгына сокланмый мөмкин түгел иде.

«Инде дүртенче ел рәттән районның һәр мәктәбендә театр оешкан. Балалар татар, рус, чуваш, инглиз һәм башка телләрдә спектакльләр куя. Алар район күләмендә генә түгел, Республикада да катнашып, җиңү яулый. Бәйгедә барлыгы 20 театр коллективы катнашты. Укучылар укытучылары ярдәмендә, дәресләрдән соң калып спектакль өйрәнә. Алар спортта да катнаша, бәйгеләрдән дә читтә калмый, укуда да өлгерә», - диде районның мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева.

«Туган ягында фестиваль ясап, Әмир Камалиевны искә алу бик күркәм эш, зур дәрәҗә. Курсташым, дустым Әмир аңа лаек. Фестиваль аңа дога булып барсын иде. Бүгенге көндә мәктәптә балалар театр белән шөгыльләнәләр икән, бу балаларны яктылык белән үстерү дип атала. Бик матур спектакль карадык. Балалар бик сәләтлеләр, киләчәктә дә сәнгать өлкәсендә булулары ярдәм итсен иде», - диде Илдус Габдрахманов.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus