Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еникиның 115 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә тамашачылары арасында Мөхәммәдъяр исемендәге Халыкара төрки әдәбиятлар фестивале кунаклары да бар иде. Кичә Камал театры залында үтте.
«Хөрмәтле кунакларыбыз! Сезне чын күңелдән шушы тантаналы чарада сәламлим. Минемчә, бүген рәсми сүзләр кирәк түгел. Бу сәхнәдән Әмирхан Еники сүзләре генә яңгырасын иде», диде сәламләү сүзе белән сәхнәгә чыккан Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова. Ул сәхнәдән язучының «Мәк чәчәге» нәсерен укыды.
Кичә «Җиз кыңгарау» дип аталган иде. Кичәнең кадерле кунагы буларак катнашкан Флера Әмирхан кызы гаиләнең кадерле ядкаре буларак сакланган җиз кыңгырауны алып килгән иде, ул аны чылтыратып та күрсәтте.
Кичә дәвамында Әмирхан Еники турында кызыклы мәгълүматлар яңгырады. Язучының әсәрләре буенча Камал, Кариев, Тинчурин һәм Әтнә театрларында куелган спектакльләрдән өзекләр уйналды яки видеодан күрсәтелде.
«Әмирхан аганы ачып бирә алган затлы кичә булды», дип соклануын белдерде Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла кичә тәмамлангач «Татар-информ» хәбәрчесенә.
«Затлы булды! Еникичә булды! Хәтта әдипнең яраткан көе «Агач башы» да яңгырады бит!» дип сокланды Әмирхан Еники иҗаты буенча белгеч, галимә Гөлфия Гайнуллина.
Кичәнең сценарий авторы – шагыйрә Илсөяр Иксанова, режиссер – Лилия Әхмәтова. Кичәдә Камал театры артистлары катнашты. Җырчылар Алмас Хөсәенов, Алинә Шәрипҗанова, Илгиз Мөхетдинов, Рөстәм Насыйбуллин, Зәйнәп Фәрхетдинова җырлады.