Татарстанда 39 муниципаль берәмлектә 516 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясала. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республика төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде. Татарстан Рәисе матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.
Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасына барлыгы 763 йорт керә. Объектларда эшләрнең 26 проценты, сезонлы эш төрләренең 19 проценты башкарылган. Агымдагы 2 атнада 20 күп фатирлы йортта эшләр тәмамланды.
Барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.