Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров фикеренчә, Изге Болгар җыенының төп максаты – халыкның рухи азык алуында. Бу хакта ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында сөйләде.
19 майда Болгарда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» чарасы була. Җыенның төп мәгънәсе – гаилә белән бергә намаз укып, мәрасимдә, бәйгеләрдә катнашып, аерым бер гаилә бәйрәмен үткәрү. Ул – милли һәм дини чара, ике төшенчәне берләштерә. Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены 9.00да башлана. 14.00-16.00 сәгатьләрдә дискуссия мәйданчыклары эшләячәк», - диде ул.
Аның әйтүенчә, 18 майда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында пленар утырыш булачак. «Шул ук көнне аерым дискуссия мәйданчыклары оештырыла. Әлеге җыенның исеме – «Милли тормыш һәм дин». Без аны һәрвакыт Татарстан хөкүмәте, Татарстан Диния нәзарәте ярдәме, Татарстан мәдәният министрлыгы белән берлектә оештырабыз. Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан бу илебездә барлык дин әһелләрен бер мәйданга туплый торган бердәнбер җыен», - диде Данис Шакиров.
«Җыен кысаларындагы эшчәнлектә барлык төбәкләрдән: Ерак Көнчыгыштан алып, Калининградка кадәр төрле диния нәзарәтләренә, мөфти-хәзрәтләребез катнаша. Алар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгат хәзрәт Таҗетдин, Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы Әлбир хәзрәт Крганов, Россияның Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Нәфигулла хәзрәт Аширов һ.б», - диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе.
Данис Шакиров Татарстанның Бөтендөнья татар конгрессының тарту көче һәрвакыт булды һәм бар дип саный. «Татарстан Республикасындагы мәчет, мәхәлләләр, Бөтендөнья татар конгрессында эшләп килүче татар оешмалары, татар дин әһелләреннән тыш, төбәкләрдән махсус рәвештә аерым делегацияләр оештырылачак. Якшәмбе көнне безнең карамакта булган оешмалар аркылы татар җәмәгатьчелеген, дин әһелләребезне җыеп, гаиләләр белән бергә автобуслар алып барачак», - дип искәртте.
«Изге Болгар җыены» 1989 елда башланып киткән. Шартлар яхшырганчы ук, татар җәмәгатьчелеге әби-бабайлар, абый-апалар белән автобусларга төялешеп, гап-гади төенчекләрен төяп, рухи яңарышка дип, тәүбә кылырга барганнар. Бүгенге көндә шартлар да икенче төрле. Җыенның июнь аенда да үткәрелгән вакытын хәтерләүчеләр бар. Шуны билгеләп үтәсем килә: бүгенге көндә адәм баласы өчен барлык шартлар тудырылган», - дип өстәде.
«KazanForum» икътисади форумы кысаларында, Бөтенроссия татар дин әһелләре җыенын оештырабыз. Илебезнең 82 төбәгеннән мең татар дин әһеле катнаша. Өч көнлек программа нигезендә 17-19 майда барлык делегатлар, Диния нәзарәте рәисләре, мөфтиләребез «Изге Болгар җыены»нда катнашыр дип көтелә», - диде Данис Шакиров.