19 майда Болгарда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» тантаналы чарасы була. Чарада Татарстан Диния нәзарәте Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында өч гаиләгә хаҗга юлламалар уйнатачак. Аларның Изге Болгар җыенында катнашуы шарт итеп куела.
«Юлламалар өйлә намазыннан соң ук (якынча 12:30-13:30 сәгатьләрдә) Истәлек билгесе янындагы сәхнәдә уйнатыла һәм гаилә парлары арасында ике этапта уза. Беренче этапта, оештыручы, бүләк уйнатуда җиңүчеләрне билгеләү өчен, сәхнәдә барабанны әйләндерәчәк һәм аннан номерлар язылган очраклы 15 билетны алачак. 15 сайлап алынган гаиләгә бүләккә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йортыннан китаплар җыелмасы тапшырыла», - диде Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов.
Аның сүзләренчә, икенче этап беренче этапның 15 җиңүчесе арасында узачак. «Оештыручы, барабанны әйләндереп, аннан бер-бер артлы очраклы өч билетны ала. Өч җиңүче гаилә парына 2025 елда «Комфорт» программасы буенча икешәр кешелек хаҗга юллама алу өчен бушлай өч сертификат тапшырыла. Гаилә әгъзаларын, ягъни ир белән хатынны бергәләшеп шушы чарада катнашырга чакырабыз», - диде хәзрәт «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.
«Юлламаларны уйнатуда катнашу өчен, гаилә парларына 8:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр оештыручы өстәленә килеп теркәлергә кирәк. Оештыручы өстәле Истәлек билгесе янындагы мәйданга керү юлындагы металл рамкалардан соң урнаша. Теркәлүчеләр оештыручыга рәсми никахны раслаучы ЗАГС мөһере сугылган РФ гражданнары паспортларын күрсәтергә тиеш. Теркәлү узганнан соң, гаилә парына юллама уйнатуда катнашу хокукы бирә торган билет тапшырыла», - дип аңлатты ул.
Илфар хәзрәт Хәсәнов ачыклап үткәнчә, әгәр җирәбә нәтиҗәсе игълан ителгән вакытта җиңүчеләр 1 минут эчендә үзләрен күрсәтмәсә һәм сәхнәгә чыкмаса, оештыручы нәтиҗәне юкка чыгара һәм бүләк яңадан уйнатыла. «Барабаннан номер чыгарыла һәм исемнәрне әйтәләр икән, озакка сузмыйча, җәмәгатьчелек арасында булган кешеләр тиз арада сәхнәгә чыгарга тиеш була», - диде ул.
«Изге Болгар җыеныны»ның дини юнәлешен куәтләтү, арттыру – төп максат булып тора. Барлык дин кардәшләребезне «Изге Болгар җыены»нда көтеп калабыз. Быел илебездә Гаилә елы. Хаҗга булган юлламалар ир белән хатын өчен парлашып бару өчен билгеләнгән. Гаиләнең әһәмиятен, ислам динендә аның кирәклеген, мөһимлеген күрсәтү йөзеннән, шушы күркәм чараларны Диния нәзарәте, хөрмәтле мөфтиебез тарафыннан уздырырга ният кылабыз», - диде Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары.