Бу атнада кояш активлыгының артуы галимнәр өчен көтелмәгән хәл булган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Фәннәр академиясенең космос тикшеренүләре институты космик плазма физикасы бүлегенең Кояш астрономиясе һәм гелиофизик приборлар төзү лабораториясе җитәкчесе Сергей Богачев сөйләде.
«Кояш активлыгының периодлылыгы 11 ел. Чираттагы циклның иң югары ноктасы 2024-2025 елларга туры килә. Ләкин конкрет вакыйгалар еш кына көтелмәгән була. Әйтик, нәкъ менә шушы атнада активлык үсеше сюрприз булды», – дип хәбәр итте Богачев.
Кояшта кабынуларның мондый көче рекордлы түгел. Ләкин аларның саны бик күп, шуңа күрә гомуми тәэсире бик сизелә. Галим хәбәр иткәнчә, бу атнаның беренче яртысы геомагнит тотрыксыз булачак. Атнаның икенче яртысында Кояшта кабынулар көче кимер дип көтелә.
Ул билгеләп үткәнчә, космик һава торышының йогынтысы гадәтирәк метеосизгерлеккә якын дип санала. Шуңа күрә метеосизгер булмаган кешеләр, гадәттә, Кояшта кабынуларның тәэсирен тоймый.
«Техникага йогынты яхшырак өйрәнелгән. Космос аппаратлары аеруча көчле йөкләнеш кичерә. Ләкин монда да ниндидер апокалиптик сценарийлар ихтималы юк. Вакыйгалар барыбер аның кадәр көчле түгел», – дип нәтиҗә ясады Богачев.
Элегрәк билгеле булганча, галимнәр соңгы өч айда Кояшта яңа иң көчле кабынуны теркәде.