Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналында һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсенә язылучы православларны Христосның яңадан тууы бәйрәме белән котлады.
«Барлык православларны Бөек пост тәмамлану һәм Изге Пасха бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!» - дип язган республика җитәкчесе.
Моннан тыш, Миңнеханов видеоролик урнаштырды, анда гыйбадәт кылу алдыннан Зөядәге «Всех скорбящих Радость» Изге Ана иконасы соборының тышкы һәм эчке күренеше сурәтләнгән.
Элегрәк Татарстан Рәисе православие динендәгеләрне Пасха белән котлавында «бу бәйрәм бүген аеруча актуаль» дип билгеләп үтте.
Республикада төп Пасха гыйбадәте узган төнне Казан Изге Ана иконасы соборында булды, аны Казан һәм Татарстан Митрополиты Кирилл җитәкләде.