22 июньдә Башкортстанның Чакмагыш районындагы татар телендә нәшер ителүче «Игенче» газетасының 27 ел дәвамында баш мөхәррире булган Хәйдәр Басыйровны искә алачаклар. Хәтер кичәсе каләм остасына 85 яшь тулуга һәм аның турында истәлекләр тупланган китап нәшер ителүгә багышланачак.
«Әтиебез исемен мәңгеләштерү максатыннан үз алдыма берничә бурыч билгеләгән идем. Аның «Гөл чәчеп җиргә» автобиографик китабын нәшер итү, аңа тактаташ ачу һәм Чакмагышның берәр урамына исемен бирү хыялда иде. Билгеләнгән максатлар башкарылып килә», — дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә Хәйдәр Басыйровның кызы Эльза Басыйрова.
Әңгәмәдәш әйтүенчә, әтисе турындагы «Гөл чәчеп җиргә» китабы рус теленә дә тәрҗемә ителгән. Абруйлы журналистика аксакалының исемен мәңгелештерүдә Басыйровлар гаиләсе тулаем катнашуында билгеләде ул.
«Хәзер менә әтием хакындагы хатирәләр тупланган русча-татарча китап чыгарылырга тора. Анда шулай ук аңа багышланган шигырьләр урын алачак. Әле басма вёрсткалана», — дип ассызыклады ул.
«Хәйдәр аганы искә алу чарасы үтүе, китаплар нәшер ителүе — бик матур гамәл. Ул тормыш иптәшем Әгъдәл Низаев белән озак еллар дәвамында «Игенче» газетасында бергә эшләде. Алар эшләгән чорда — район елъязмасы җирлекнең бердәнбер массакүләм мәгълүмат чарасы булган «Игенче»дә генә теркәлеп барды», — дип фикерләрен әйтте медицина хезмәте ветераны Сәмига Фарухшина.
БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре, журналистика ветераны Хәйдәр Басыйровны искә алу чарасы 22 июньдә, 14.00 сәгатьтә Чакмагыш районының мәдәният сараенда үтәчәк.
Фотоларны «Татар-информ»га гаилә архивыннан тәкъдим иттеләр.