Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов махсус хәрби операциядә катнашучы Руслан Юнысовны хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен бүләкләде. Аңа «Батырлык өчен» медале тапшырылды. Бу хакта «Заман сулыш» Лениногорск мэриясенең ВКонтакте челтәрендәге сәхифәсенә сылтама белән хәбәр итә.
Шулай ук, «сугыш ветераны» таныклыгы Лениногорск хәрбиенең әнисе Татьяна Николаевнага тапшырды. Ул бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә.
Рәгат Хөсәенов туганнарына исәнлек-саулык һәм хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче якташларының исэн-сау өйләренә кайтуларын теләде.
Фото: © Лениногорск мэриясенең ВКонтакте челтәрендәге сәхифәсеннән