Түбән Кама районы Каенлы авылы мәчетендә хатын-кызлар һәм әбиләр «Язгы игелек атнасы» кысаларында «Ярдәм кулын сузыйк» акциясендә катнашты. Алар махсус хәрби операциядә катнашучыларга җибәрер өчен чәкчәк әзерләгән. Бу хакта «Туган як» сайтында Фәридә Зарипова яза.
«Туган яклардан килгән бу татлы күчтәнәч илебезне яклаучыларга үзләрен зарыгып көтүләрен һәм аларга ышанычларын тагын бер тапкыр исләренә төшерсен», диелгән хәбәрдә.
Фото: Каенлы авылы мәдәният йорты
Тулырак: https://nkamsk-rt.ru/news/matur-eshlrebez-bar/tuban-kama-raiony-kaenly-avylynda-xarbilar-ocen-cak-cak-azerladelar