Татарстан шахмат мәктәбенә нигез салучыларның берсе Наил Мөхәммәтҗанов истәлегенә багышлап, бүген Актанышта 14нче тапкыр авыл районнары командалары арасында шахмат турниры старт алды. Бу хакта «Актаныш» сайтында Актаныш районы матбугат үзәгенә сылтама белән хәбәр ителә.
Күркәм традициягә әверелеп киткән ярышларда Татарстан, Башкортстан һәм Мари Элдан килгән 200гә якын шахматчы көч сынаячак.
Ярышларны тантаналы рәвештә район башлыгы Ленар Зарипов ачып җибәрде. Шахматчыларны сәламләп, уңышлар теләде ул. «Благодарение» фонды җитәкчесе, район шахмат спорты федерациясе рәисе Фәрит Салихов, данлыклы шахматчы Наил Мөхәммәтҗановның истәлеген хөрмәт итеп килгән барлык шахматчыларга да ихластан рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Турнир 2 көн дәвам итә. Җиңүчеләрне бергәләп иртәгә билгеләрбез.