Язгы ташудан зыян күргән Орскида су һәм электр энергиясе бар, проблемалар хәл ителә. РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин журналистларга шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Шәһәрдә су һәм электр энергиясе бар, - диде министр. – Бүген су баскан территориягә мониторинг үткәрелә, мародерлык очраклары булмасын өчен хокук саклау структуралары тарафыннан саклана һәм контрольдә тотыла».
Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, торак йортлар, юллар, балалар бакчалары, мәктәпләр, парклар һәм музейларны торгызырга кирәк. Беренче чиратта, Орскида һәм Оренбург өлкәсенең башка торак пунктларында яшәүчеләр күргән зыянны тикшерү ниятләнә.
5 апрельдә Орскины Урал елгасыннан саклаган дамбаны су ерды, кешеләрне Иске шәһәрдән массакүләм эвакуацияләү башланды – биредәге берничә бистә су басу зонасына эләкте. Соңгы мәгълүматлар буенча, шәһәрдә 7 меңгә якын торак йортны су баскан. 2 493 кеше, шул исәптән 797 бала эвакуацияләнгән.
Кичә хәбәр ителгәнчә, Россия Президенты Владимир Путин Оренбург өлкәсе башлыгы Денис Паслер белән сөйләшкәннән соң табигый бәла-каза зонасына РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллинны командировкага җибәрү турында карар кабул итте.