Казандагы күп мәчетләрнең архитекторы Искәндәр Насыйров вафат. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Мәрхүмнең китүен авыр кайгы итеп кичергән һәркемгә сабырлык телим. Татар җәмәгатьчелеге өчен бу - зур югалту. Нәзарәт һәм шәхсән үземнән чын күңелдән Искәндәрнең якыннарының һәм туганнарының тирән хәсрәтен уртаклашам», – ди Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.