Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин ил мөселманнарын изге Рамазан аеның тәмамлануы һәм Ураза бәйрәме белән тәбрик итте. Котлауның видеосы РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасарының телеграм-каналында урнаштырылган.
«Әлеге бәйрәм яңару һәм яхшы үзгәрешләргә өметне гәүдәләндерә. Шунысы мөһим, Россиянең мөселман өммәте төрле конфессияләр арасындагы диалогны үстерү, дәүләт органнары белән хезмәттәшлек итү, илдә милләтара татулыкны ныгыту өчен күп эшләр башкара», - диде Хөснуллин.
Ул Ураза бәйрәмен билгеләп үтү россиялеләрне тагын да якынайтачагына, алдагы әхлакый үсеш һәм иҗади хезмәт өчен көч бирәчәгенә ышаныч белдерде.
«Россиянең барлык мөселманнарына чын күңелдән гаилә җылысы һәм иминлек телим», - диде вице-премьер.