Хәзерге вакытта 13 меңгә якын торак йорт һәм 15 меңләп йорт яны кишәрлеге су астында кала бирә. Оренбурда Урал елгасының суы 996 сантиметрга җитте. Бу куркыныч дәрәҗәдән 66 сантиметрга күбрәк. Оренбур өлкәсе хакимиятләре вазгыять 25 апрельдән дә иртәрәк төзәлмәс дип фаразлый.