Добавить новость

Президентский борт приземлился в Екатеринбурге. СКРИН

Дороги Подмосковья в среду вечером загружены на 5 баллов

World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казан кооператив институтында «Шәҗәрәм» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләгәннәр

Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә бишенче тапкыр республика күләмендә «Шәҗәрәм» конкурсы үткәрелде. Быел ул 21 мартта – көн белән төннең тигезләшкән мәлендә, Нәүрүз бәйрәме көнне оештырылган. Бу хакта «Татар-информ»га үзәкнең җитәкчесе Флюра Абдуллина хәбәр итте.

«Нәсел тарихларыбызга караган олуг конкурсны Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлары оешмасы рәисе Алсу Нәбиева ачып җибәргән. Катнашучыларны тәбрикләп, үз нәсел шәҗәрәсен, әти-әнисе туган нигезе Әлки районы Иске Чаллы авылы халкының шәҗәрәсен эшләтә алуын әйткән.

«Шәҗәрә төзү – шәҗәрә агачы һәм буыннар тезмәсен барлау белән генә чикләнми. Нәсел, гаилә тарихы ул – илнең дә тарихы. Ул һәр кешенең эшенә һәм тормыш юлына, күпсанлы кардәш-ыруның бәйләнешләренә ачыклык кертә. Гаилә тарихы аша кеше үзенең кемлеген, чыгышын, бу якты дөньяга нинди эшләр башкарырга килгәнлеген, туган нигезенең үткәнен, халкының тарихын, килеп чыгышын ачыклый ала», - дип сөйләгән Алсу Нәбиева.

Флюра Абдуллина әйтүенчә, Казан шәһәре мәктәп-гимназияләре, балалар бакчаларыннан тыш, Татарстанның Әлки, Балык Бистәсе, Балтач, Мамадыш, Чүпрәле районы мәктәпләре, Киров өлкәсенең Малмыж районы Иске Йөрек авылы мәктәбеннән конкурска барлыгы 25кә якын гариза килгән.

«Казанның «Татар телендә тәрбия бирүче 67 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы»нда тәрбияләнүче, җиде яшьлек Альберт Харитонов һәркемне хәйран калдырырлык итеп сөйләде. Әнисе, тәрбиячеләре барысы да килгән иде. Алар унби буын нәсел шәҗәрәсен төзегән. Гаиләләрендә сакланучы борынгы Коръәнне дә күрсәттеләр. Казанның 175 нче гимназиясеннән Мостафа Закиров Дәрдемәнднең шигырен яңгыратты. Әнисе Татарстанның атказанган артисткасы Гөлия Хәмәтгалиева үз нәселләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты», - диде ул.

Мамадышта гомер итүче Муллахмәтовлар гаиләсе дә зур күләмдә эшләнгән шәҗәрә агачын алып килгәннәр. «Шәҗәрәм» конкурсында ел саен Әлки районы мәктәп-гимназияләре катнашып килә. Быел да районның ике мәктәбеннән, Иске Салман авылы белем учагы һәм Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе укучылары чыгышы игътибарга лаек булды. Киров өлкәсе Иске Йөрек авылы мәктәбеннән ике укучы Әмир Хәлиуллин һәм Гүзәл Сәләхиева да татар әдәби телендә сокланырлык итеп үз нәселләре турында сөйләде», - диде Флюра Абдуллина.

Ул татар шәҗәрәләрен өйрәнүдә мәшһүр дин әһелләре һәм галимнәре Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэтдин Фәхретдин традицияләрен хәзерге заманда дәвам итүче, аны фән дөньясында дөньякүләм күтәрүче, меңьеллык татар тарихын бүгенге көн белән тоташтыручы шәхесләр барлыгын әйтте.

«Шәҗәрәләр төзүче әдәбият галиме Нәҗип Исмәгыйлев төрки дөнья мәйданында танылган рәссам-хаттат бишенче тапкыр жюри рәисе булып катнашты. Шулай ук, тарихчы-галим Марсель Әхмәтҗановның шәкерте, филология фәннәре кандидаты Гөлнара Зәйниева эшләрне бәяләп, урыннар билгеләделәр. Җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды. Һәрбер катнашучыга шәхесләр портретлары сурәтләнгән блокнотлар бүләк иттек», - диде Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе.

  • «Шәҗәрә» республикакүләм бәйгесе ел саен Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлары оешмасы, Казан шәһәре мәгариф идарәсе, Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте белән берлектә оештырыла.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Путин отметил пользу новой детской клиники в Красногорске для всей страны

В ДТП с маршруткой в Саратове пострадали 12 человек

Депутат Нилов: за долгий брак россиянам нужно платить на федеральном уровне

В штабе "Единой России" обсудили подготовку к электронному голосованию на выборах в МГД

Музыкальные новости

Назначен новый директор филиала «Южный» ООО «ЛокоТех-Сервис»

В Сочи проходит Международный фестиваль-конкурс национальной патриотической песни «Красная гвоздика» имени Иосифа Давыдовича Кобзона

Бизнес Александра Иванова в Татарстане пошел в гору: «Я вернусь поднимать якутское производство!»

Первая масштабная частная конференция по экосистеме Telegram, Ton и mini app в России T-LAB CONF

Новости России

В ДТП с маршруткой в Саратове пострадали 12 человек

Москва. Вид на Кремль и его башни

Депутат Нилов: за долгий брак россиянам нужно платить на федеральном уровне

Аршавин считает «Зенит» очевидным фаворитом в матче 6-го тура РПЛ со «Спартаком»

Экология в России и мире

Назначен новый директор филиала «Южный» ООО «ЛокоТех-Сервис»

“Кирилл Вечер & Tassy”–музыкальный дуэт из Владимирской области.

Слушатели Радио Romantika посетят концерт Нюши на корабле

Анекс сделал заявление о вылетах из 7 городов на популярный у россиян тропический остров

Спорт в России и мире

Карацев победил Куако на старте квалификации US Open — 2024

Арина Соболенко поднялась на второе место в обновлённом рейтинге WTA

Соболенко выиграла шестой «тысячник» в карьере

Павлюченкова снялась с турнира WTA в Мексике из‑за травмы

Moscow.media

“Кирилл Вечер & Tassy”–музыкальный дуэт из Владимирской области.

CorpSoft24 разработала версию Rewtas для Linux

Сколько всего автомобилей в Москве? Новая статистика 2024 года

BIA Technologies получила статус партнера «1С:Центры компетенции по ERP-решениям»











Топ новостей на этот час

Rss.plus






Президентский борт приземлился в Екатеринбурге. СКРИН

Дороги Подмосковья в среду вечером загружены на 5 баллов