2023 елда Татарстанда 14 267 пар аерылышкан. Бу 2022 ел белән чагыштырганда 301гә кимрәк, диелә Татарстанстат статистикасында.
Шу ук вакытта, республикада никахлар саны да азайган. Әйтик, узган ел - 25 220 кеше, ә 2022 елда 27 430 кеше гаилә корган. Бер ел эчендә өйләнешүчеләр саны 8,7 процентка, яки 2210 кешегә кимегән.