2024 елның гыйнвар нәтиҗәләре буенча Татарстанның мәшгульлек хезмәтләрендә 5047 кеше исәптә торган. Шуларның 4038е эшсезлек статусына ия, диелә Татарстанстат әзерләгән «Татарстан Республикасының социаль-икътисади хәле» докладында.
2023 елның декабре белән чагыштырганда эшсезлек күрсәткече 6 процентка кимегән – ул чагында Татарстанда рәсми эшсезләр саны 4830 кеше тәшкил иткән. Узган елның гыйнвары белән чагыштырганда бу ике тапкыр диярлек (ул чагында – 7228, хәзер – 4038) азрак.
Шул ук вакытта, гыйнвар аенда предприятиеләрнең хезмәткәрләргә ихтыяҗы арткан. Әгәр декабрь аенда эш бирүчеләр 48 695 хезмәткәр эзләсә, 2024 елның гыйнварына ул 53 156 кешегә җиткән.