Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Лениногорскилылар фатирлы булды

Соңгы елларда шәһәребезнең 7нче микрорайонында яңа йортлар калка бара. Шушы көннәрдә социаль ипотека программасы буенча сафка баскан тугыз катлы йортның 37 фатиры  «Лениногорскнефть» идарәсе хезмәткәрләренә бирелде.


Быел – “Лениногорскнефть” идарәсенең 70 еллыгын билгеләп үткән елда 78 нефтьче гаиләсенә яңа фатирлардан ачкыч тапшырдылар. “Татнефть” җәмгыятенең социаль юнәлештәге сәясәтен тормышка ашыру ниятеннән барлыкка килгән йортны “Әлмәтнефть” идарәсе заказы буенча “Арслан” җәмгыяте төзегән. Менә бүгенге йорт та ачык төсләргә буялып, матур бина булып балкып тора. Бу йортта “Лениногорскнефть” идарәсенең 37 гаиләсе яшәячәк, шуның 26сы – яшь гаилә. Әнә алар шат елмаеп, ачылу тантанасына килгәннәр. Тораклы булучыларны “Лениногорскнефть” идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов котлады.
 
– Бүген, чыннан да, шатлыклы көн. “Татнефть” җәмгыятенең социаль юнәлештәге сәясәт алып бару нәтиҗәсендә, идарә хезмәткәрләре уңайлы фатирларга күчәләр. Әлбәттә, кереп яшәр өчен барлык  шартлар тудырган төзелеш оешмасына зур рәхмәт әйтәсе килә. Елдан-ел алар төзегән йортлар камилләшә бара. Бирегә күченүчеләргә шатлык-бәхет белән яшәргә язсын, – диде Рафаил Сәетович.
 
“Татнефть” җәмгыятенең профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин фатирга ия булучыларның шатлыгын уртаклашты, кайчандыр үзем дә бер бүлмәле фатир алгач, сезнең кебек дулкынлану хисләре кичергән идем, ди.  Ел саен Компания күләмендә  бер мең нефтьче гаиләсе тораклы булуын әйтеп үтте. Үз фатирларына үзләре хуҗа булып яшәүләрен теләде, йортка карата сакчыл булырга чакырды. “Арслан” җәмгыяте генераль директоры Миннәхтәм Галеев та теләкләрен җиткерде, фатирда җитешсезлек булса, төзәтергә ышандырды.
 
 
Мәкаләнең дәвамын “Заман сулышы” газетының 85 нче номер саныннан укый аласыз. 
 
Розалия Мостафина, автор фотосы 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus