Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Кичер мине, әнкәй

Иртәдән куңелсез төш күреп уянды бүген Алинә.

Авылда. Туып үскән йорты, нигезе, имеш. Язгы кояшлы көн. Кояш нурлары,һәрбер тишектән үтеп кереп,күңелләрне иркәли,җанга рәхәтлек бирә.Тик менә Алинәләрнең йорты тирәсенә генә кояш үзенең нурларын сибәргә теләми:ишегалды,бакча,сарай – барысы да төнге караңгылыкта утырган кебек.Шул арада сарайдан Алинәләрнең сугымлыкка диеп асраган соңгы бозаулары йөгереп чыкты да,бер капка,бер бакча ишеге янына килеп,иреккә чыгарга омтылды.Шулчак каяндыр Алинәнең әнкәсе Саниянең: “Кызым,бер үк чыгарып җибәрә күрмә бозауны,чыгарып җибәрә күрмә!”-дигән тавышы ишетелде.Алинә,әнисен барлап,як-ягына каранган арада,бозау ачык ишектән сукаланган бакчаны аркылы кисеп,авыл буйлап йөгереп китте. “Бәррәч,әле бит кешеләрнең бакчаларында биек-биек карлар ята.Ә безнең бакчаны кем сукалап чыкты икән соң?” – диеп гаҗәпкә калды Алинә.

Әлеге төшен әллә нәрсәләргә юрап бетерде ул.Юраганнар юш килә,дигәндәй,юраулар һаман шул бер үк нәрсәгә әйләнеп кайта иде.Әнә,әтисе үләр алдыннан да шушыңар ошаган төш күргән иде Алинә.Ишегалдыңнан малың чыгып китү,сукаланган җир – болар барысы да якын кешеңнең үлеменә диеп юраганнар иде туганнары Алинәнең әлеге төшен.Күрше-тирә карчыклар: “Төшнең бит аның кырык елдан соң да юш килүе бар.Бер дә борчылмагыз”,-диеп юаттылар.

40 елны көтмәделәр шул әлеге юраулар.Өч ай да үтмәде,сигез яшендә әтисез калды Алинә.Кичен,су керергә,диеп киткән ир үз аяклары белән әйләнеп кайтмады.Ишегалды тулы мал,салынып бетмәгән йорт,кеше итәсе бала белән тол калды Сания.Ярый ла типтереп яшәрлек байлык белән калган булсаң.Гомер буе чит хатыннар белән шифаханәләргә йөргән ирнең каян килеп акчасы булсын ди инде?!Ун ел бергә яшәп,хатыны белән кызына бер кием,бер чәчәк тә алып биргәне булмады аның. Беркайда да эшләмәгән Сания,кешедән бурычка акча алып киенде,Алинәсен дә карады.Аннан бурычын өчкә-дүрткә бүлеп кайтара иде.Ел саен өчәр-дүртәр баш үгез үстереп сатып,ишегалды тулы кош-корт,ике-өч сыер асрап,бер тиенен дә күрмәде Сания.

Тол калгач,бик авырга килде аңа.Иренең бурычларын сорап,бер-бер артлы халык килә башлый.Күпме еллар җыйган бурычны сатылып беткән маллар да каплап бетерә алмый.Түземлеге беткән Сания,тырышып-тырмашып салып бетергән йортын сатып,авылның иске генә бер йортына күченеп яшәргә мәҗбүр була.Колхозга сыер савучы булып урнаша.Хезмәт хакы хисабына бирелгән икмәк-печәннәрен сатып,тиененә кадәр кадерләп җыя ул.Ашамаса ашамый,киенмәсә киенми,әмма Алинәсен институтка укырга кертә.

“Тапкан бит төше дә керер вакыт,- диеп,кемгәдер ризасызлык белдереп алды Алинә. – Болай да авыр көн булачак бүген,өстәвенә тагын шул ук төш кереп җафалый”.

Шулай бераз канәгатьсезлек белдереп алды да Алинә,кәрәзле телефонын алып,әнисенең номерын җыйды.

-Балам,күз нурым,ни хәлләрең бар? – диеп тезеп китте Сания яшь аралаш,бердәнбер кызының тавышын ишеткәч.

-Әйбәт,әни,әйбәт.Үзең ни хәлләрдә? – диде Алинә дә.

-Нигә бер дә шалтыратып,хәлләремне белмисең,балам?Инде атнага якын тавышыңны ишеткән юк бит, - дип,үпкәләп тә куйды әни кеше.

-Әй,әни,вакытым юк бит.Сессия ич,имтиханнар тапшырып йөрим.Үзең шалтыратсаң да ярый инде.

-Балам,беләсең бит инде безнең хәлләрне.Һаман шул акча юклык инде.Әле менә кичә күрше Равил абыең соңгы тиеннәремә бер төрле дару алып кайтып бирде, - диеп тезеп китте кызы белән сөйләшүгә сусаган Сания апа.

-Кай җирең авырта,әни?Нинди дару ул? – дип кызыксынды Алинә.

-Нәрсә булсын инде,кызым,тагын шул аркамдагы чәнчү кузгалды.Ни суларга,ни рәтләп йөрергә ирек бирми.Көне көне белән бөтенләй кузгала алмый ятам.Үпкә,диләр.Ә син,балам,борчылма,имтиханнарыңны тапшыр, - дип сөйләнде Сания.Аннан: “Сине дә бик сагындым инде,күз нурым,имтиханнарыңны яхшы гына тапшыргач,кышкы ялга яныма кайтырсың,алла боерса”, - дип тә өстәде.

-Белмим инде,әни,күз күрер.Авылга бик кайтасым да килми инде, - диде Алинә,төксе генә.

-Ииии,балам,бер дә сагынмагансың икән мине.Кайтып,әзрәк йорт эшләрендә булышырсың,дип уйлаган идем мин сине, - дип җаваплады Сания,калтыранган тавышлары белән.

-Ярар,әни,борчылма юк өчен.Җае чыкса,әйләнермен, - диде Алинә,тизрәк трубканы куярга ашыгып.

-Мин көтәрмен,кызым,көтәрмен.Исән-сау йөр яме.Тамакларыңа аша,ач йөри күрмә, - дип газиз баласын кайгыртты Сания.

-Ииии,әни,бала – чага түгел бит инде мин, - дип үпкәләгәндәй булды Алинә.

Саубуллашып,трубкасын куйгач та : “Нинди кортлы йөрәкле кешедер инде бу?” – диеп,әнисен тиргәп алды.Бүлмәдәше Айсылу һәрчак көнләшеп карый иде Алинәгә. “Минем дә әнием Сания апа кебек яратып,кайгыртып торсамы?..Синең әниең кебек әниләр сирәктер ул!” – дип кабатларга ярата иде ул.

Бер кат ашап-эчкәч,бизәнде-ясанды да,сөйгәне Айнур белән очрашуга китте Алинә.Элеккечә шат күңелле түгел иде бүген ул.Күңелсезлекләре дә бер-бер артлы килеп кенә тора бит аның.Төннәр буе ямьсез төшләр күреп саташу дисеңме,кәефен бозып,әнисенең өзгәләнеп “кайт” диюе дисеңме,ә иң мөһиме – ике көннән Айнуры армия сафларына китеп барачак.Шушы ике көнне Айнур белән үткәрергә карар кылды Алинә.

Ике көн сизелмичә дә үтеп китте.Иртән Айнурын поездга утыртып,озатып җибәргәч,яшьләрен сөртә – сөртә,тулай торакка кайтты Алинә.Бүлмәсенә керә – керешкә үк аны ярсулы карашы белән Айсылу каршы алды.

-Син нәрсә,кызый,кая югалдың?Кайтмыйсы булгач,кисәтергә иде ичмасам.Ни бер хәбәрең юк,җитмәсә,телефоныңны сүндереп куйгансың.Кабыз тизрәк, - дип кычкырды ул,нидер әйтергә теләгән күзләрен читкә яшереп.Аннан сумкасы төбеннән ашыга – ашыга телефонын эзләгән Алинәне: “Утыр әле,утыр,әйдә,бергәләп эзлик”, - диеп,ипләп кенә кроватька утыртты.Ә үзе эченнән генә Алинәне юатыр сүзләр эзләде.Калтыранаган иреннәре бертуктаусыз: “Эх сине,кызый!Эх сине!” – диеп кабатлады.

Телефонына килгән СМС хәбәрне укыгач,бер кулындагы телефонына,бер Айсылуга карап,тораташтай катып калды Алинә.

-Айсылу,әнием үлгән бит минем,әнием үлгән, - диеп,елап җибәрде ул.

-Кайда йөрдең соң син,кызый?Кайда йөрдең?Әниеңнең авыру икәнен белә торып,кем инде дөньясын онытып йөри? – дип,үзе дә елый-елый такмаклады Айсылу,Алинәне кочагына алып. – Кем инде газиз әнкәсен әллә  кайдагы бер килмешәккә алмаштыра,ди,ә?!

-Мин,мин...Мин гаепле аның үлемендә.Ул сизенгән,үзенең үләсен белгән,шуңа өзгәләнеп чакырган ул мине.Ә мин?.. – диеп,ярсый-ярсый елавын дәвам итте Алинә.

-Терсәкне тешләп булмый инде хәзер.Әниеңне кичә үк җирләделәр.Сиңа хәзер аның каберенә барып,кичерүен генә сорарга кала, - диде Айсылу,йомшаграк булырга тырышып.

-Ничек инде җирләделәр?Ә мин?..Мин бит аның бердәнбер баласы?

-Әллә кая китеп югалган кешене көтеп тора алмыйлар бит инде.Урыс халкы юктыр бит сезнең анда мәетне җирләмичә өчәр көн тотарга? – диде Айсылу,сабыр булырга тырышып.

-Миңа авылга кайтырга кирәк.Бүген үк.Хәзер үк, - диеп,әйберләрен җыя башлады Алинә.

-Ярар,ярар,кайтырсың.Иртәгә буласы имтиханыңны укытучы белән үзем сөйләшеп карармын.Тик дөньяңны онытып йөрмә,кызый.Әле синең соңгы имтиханыңны бирәсең бар.Укып,кеше булып,әниеңә бурычыңны кайтарасыңны онытма, - диеп,үгет – нәсыйхәт биреп,автобуска утыртып озатып җибәрде дустын Айсылу.

Алтмыш биш чакрым юлны бик озак кайткан кебек тоелды Алинәгә.Кайту белән үк,елый – елый йорт тирәләрен әйләнде дә,эчкә үтте.Һәммә нәрсә үз урынында монда.Алинә,уңайсызланып кына,өй түрендәге өстәл янына килеп утырды.Өстәл өстендәге пакетны ачкач,бик күп фотосурәтләр килеп чыкты. “Минем фотосурәтләр бит бу...Ииии,әнием,кызың кайтмагач,шуларны карап юангансыңдыр инде син”, - диеп,тагын елап җибәрде Алинә.

“Дини календарь” китабы эчендә Алинәнең әнисенә язган котлау открыткалары ята.Аларны алып,кат – кат укып чыкты Алинә.Нинди матур сүзләр белән сугарылып язылган алар!!!Үсеп,укырга киткәч,әлеге матур сүзләрнең бер – икесен генә әнисенә еш кабатлаган булсамы Алинә?..Бәлки аңа хәзер бу кадәр үк авыр да булмас иде.

Кычкырып еламас өчен иреннәрен тешләп,күзләре белән өйнең бар җирен айкарга кереште ул.Шулчак аның күзе суыткыч өстендәге тартмага төште.Тартманы ачкач,телсез калгандай булды Алинә : тартма дару исемнәре язылган кәгазьләр белән шыплап тулган иде. “И,әни,бу кадәр даруларга ничекләр акча җиткердең соң син?” – дип уйлап куйды Алинә эченнән генә.Аннан үзе белән бер яшьлек суыткычны ачып җибәрде : кәгазьгә төреп куелган биш-алты конфет,инде кырый – кырыйлары бозылырга да өлгергән алмаларны кулларына алды да,кычкыра – кычкыра еларга тотынды.Ә үзе бертуктаусыз: “Соңардым бит,әнием,соңардым.Гафу ит мине берүк,кичерә күр”, - диеп кабатлады.

Елый – елый,күршесе Сара апасының янәшәсенә килеп утырганын да сизмәде.

-Әй гомер диген.Фани дөньяда бер тиенлек рәхәт тә күрмәде инде ахирәткәем.Балалар йортында үсеп,холыксыз ир белән яшәве генә җитмәгән,синең өчен өзгәләнеп,чире өчен кимсенеп яшәп,яшьли үлде дә китте,җаныкаем.Теге дөньяда каберләрен нурлы итеп,рәхәтләрдә яшәтсәң иде инде,Ходаем, - дип такмаклады Сара.Кулымда җан биргәндә дә: “Алинәм”, - дип кабатлады,бәгырькәем.Ә син менә,кызым,бер дә дөрес эшләмәдең инде.Газиз әниеңне җирләргә дә кайтмадың бит,ә?!.Син диеп,сине кеше итим,диеп,бүльнисенә дә бармады,табиблар кушкан даруларның бер генәсен дә алмады бит ул.Бәлки әзрәк яшәгән дә булыр иде әле.Атна саен сине көтте,биреп җибәрергә,укуына түләргә кирәк,диеп,тиенләп акча җыйды.Ә син?..Төкереп бирдең әнкәңнең тырышлыкларына.Әйййй...Үстер үстер дә баланы,бер игелеген күрми,үлеп кит әле син... – диде дә,Алинәне кочагына алып,елап җибәрде.

-Беләм,Сара апа,төзәтә алмаслык хата эшләдем.Тик нигә мине көтеп тормадыгыз соң?Газиз әниемне соңгы тапкыр күрергә,битләреннән үбәргә хакым булгандыр бит инде минем? – дип үксүен дәвам итте Алинә.

-Булуын булгандыр да инде.Синең кайчан пайдә буласыңны кем белгән?Телефоның җавап бирмәгәч,тулай торакка хәтле бардым сине эзләп.Анда да бер ни белмәгәч,кайлардан гына эзләргә тиеш идем соң мин сине? – дип,сүгеп алды Сара.Аннан: “Ярар,балам,әйдә миңа керик.Тамагың да ачкандыр,чәйләр эчик, - дип өстәде.

Бер кат чәйләр эчеп җылынгач,Алинә зыяратка барырга җыенды.

-Хәзер,кызым,аз гына көтеп тор да,китәбез, - диде Сара.

-Юк,Сара апа,үзем генә барыйм әле мин.Әйтәсе сүзләрем бик күп җыелды, - дип каршы төште Алинә.

Кышкы зыяратка килеп кергәч,мондагы тынлыктан бераз шүрләп куйды Алинә.Әнисенең каберен тиз күреп алды ул.Яшьләрен тыеп тора алмыйча,кабер каршына килеп тезләнде.

-Әнием,чакырган идең,кайттым мин...Тик соңарып кына шул.Кичер мине,әнкәй,бер үк кичерә күр.Син уйлаганча,син теләгәнчә үрнәк кыз була алмавым өчен кичер.Әнием,син һәрвакыт миңа бәхет тели идең.Ә мин тырышырмын,әнием,ничек тә бәхетле булырга тырышырмын.Тик син кичер генә мине, - дип озак сөйләште Алинә әнисе белән.Шулчак балачакта булган бер вакыйга исенә төште аның.

...Әтисе үлеп,йорт – җирне,мал-туарларны сатып бетереп,Алинәнең әнисе белән авылдагы бер иске йортка күчеп яши башлаган чаклары.Алинә беренче сыйныфта укый,Сания колхозда сыер сава.Колхоз хезмәт хакын икмәк-печәнләтә генә бирә.Акчага тилмергән колхозчы икмәк-печәнен юк кына бәягә сатып җибәрә инде.

Чираттагы икмәк саткан акчага әнисе Алинәгә өр – яңа җылы киез итек алып кидерде.И,сөенде дә инде Алинә яңа итекләрен күргәч.Сара апасы янына да кереп чыкты,сыйныфташлары яныннан да әйләнеп кайтты. “Карап кына ки,яме!  – диде аңа әнисе. – Ел саен ала алмыйбыз.Киләсе елга,алла боерса,өстеңне карарбыз”.Нинди генә матур сүзләр әйтеп бетермәде Алинә әнисенә.Алтыным,яратканым,иң әйбәтем,бәгырем – берсе дә калмады.

Кичкә таба шул итекләрне киеп,чишмә тавына тауда,бозда шуарга китте.Шактый озак шуды ул.Инде кайтыр юлга борылгач,аны өлкәнрәк сыйныф малайлары уратып алды.

-Ай- яй,Алинә,каян алдың әле мондый матур итекләрне? – диде берсе.

-Әллә яңа инде?! – диеп өстәде икенчесе.

-Мондый матур итекләрне күргән юк әле минем, -диеп,сүзгә кушылды өченчесе.

-Әнием алды миңа аларны.Өр – яңа, - дип мактанды Алинә,итекләренә карап.

-Ә син беләсеңме соң,Алинә,яңа итекләр белән бит су ерырга кирәк.Алайса алар тиз ертылалар, - диделәр малайлар,җитди кыяфәт чыгарып.

Алинә аны-моны уйлап тормады,улаклар буйлап агып торган чишмә суына керде дә басты.Арлы йөрде,бирле йөрде.Ул арада көлә – көлә,малайлар да таралышты.Алинәнең генә һич тә кайтасы килмәде.Уйлады-уйлады да,бозда тагын бераз шуарга булды.Баласын көтеп аптыраган Сания,Алинәне күргәч,көләргә дә,еларга да белмәде.Юешләнеп каткан итекләр,җылыга кергәч тә,тиз генә җебемәделәр.Ә Алинә,аякларының туңуына чыдый алмыйча,әрле-бирле сикергәләде.Сания кызының итекләрен кисеп алмыйча булдыра алмады.Алинәнең туңып кызарган аякларын ике күкрәк арасына тыгып,елады да елады шул чакта әнисе.Җитмәсә,шәфкать туташы да: “Иртә беләнгә бармаклар үз хәленә кайтмасалар,кисәргә туры киләчәк”, - диеп,күңеленә шом салып китте Саниянең.Иииии,елаган иде шул чакта Сания.Әлеге күз яшьләрендә җитмәгән дөньяга нәфрәт тә,баласын кызгану хисе дә – барысы да булгандыр инде.Ә Алинәгә нәрсә,бәхетенә каршы бармаклар киселмәде,әнисе,үзенә яңа галошлар аласы дип җыйнап куйган акчасына тагын киез итек алып кидерде.Үзе фермага юка бер галош,төпсез ыштан белән йөрсә йөрде,тик газиз баласын кеше арасында ким – хур итмәскә тырышты.Үпкә авырулары шушы тырышлыклар нәтиҗәсендә килеп чыга да инде аның.

Елый – елый кочаклап назлаганда,әнисенең йөрәк әрнүен аңлап та бетермәгәндер Алинә ул чакта.Ә менә әнисенең һәрвакыт елый – елый такмаклаган шигъри юлларын мәңгегә истә калдырды Алинә.

Атам да юк,анам да юк.

Мин бәхетсез бер бала.

Сахрада сайраган кош та:

“Бәхетсез”, - дип кызгана.

Шул чакта Алинә әнисен нинди җылы сүзләр әйтеп кенә юатмады.Еш кына: “Әнием,мин үскәч синең бар нәрсәң дә булачак.Матур итекләрең дә,Ләйсәннәрнеке кебек зур өең дә...” – дип кабатларга ярата иде ул.Ә менә ничек аяныч килеп чыкты.

...Иртән торып,ашап – эчте дә,юлга кузгалды Алинә.

-Сара апа,зинһар өчен безнең йортка күз – колак бул инде,яме, - дип сүз башлады ул китәр алдыннан.

-Бер дә борчылма,кызым.Тик,Алинә,әллә ничек булса да сорыйм инде,алга таба нишләргә соң синең исәбең? – дип кызыксынды Сара апасы,кыенсынып кына.

-Кайтачакмын мин,Сара апа,туган нигеземә.Тик бу бер – ике елда түгел.Йөрәк яраларым әзрәк төзәлсен инде.Авыл халкының кырын карашын тоеп яшәве кыен булачак миңа, - диде Алинә.

-Исән – сау йөр,балам.Үзеңнекен үзең беләсеңдер.Кайткалап йөр.Синең өчен ишекләрем һәрчак ачык, - диеп,елап озатып калды аны Сара апасы.

Гүзәл Хәбибуллина.

Фото: http://i.imgups.com/images/2015/04/13/imaged35b1.jpg

 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus