«Европа цивилизациясенең язу тарихы» интернет-порталы презентациясе октябрь аенда Казанда «Европа цивилизациясе язу тарихы һәм Россия халыкларының язу культурасы» халыкара фәнни конференциясе кысаларында узачак. Гадәти булмаган интернет-ресурс мөмкинлекләре турында бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә катнашучылар сөйләде.
«Милли мәдәниятләрне, рухи мирасны, Россия халыкларының тарихи хәтерен саклау һәм өйрәнү өлкәсенә бүген илебез масштабында зур игътибар бирелә; дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру буенча әһәмиятле эш алып барыла. 2023 елның Татарстанда — Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы, ә 2024 елның Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителүе бу тырышлыкларга уңай импульс бирә», — дип искәртте Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Айнур Тимерханов.
Россия Фәннәр академиясенең Санкт-Петербург Тарих институты директоры Алексей Сиренов хәбәр иткәнчә, порталны ясау өч ел элек башланган, хәзерге вакытта ул эшли.
«Анда төрле традицияләрдәге 5 мең язу истәлеге турында мәгълүмат алырга мөмкин. Бер айдан портал берникадәр вакытка ябылачак, чөнки программистлар берничә мәйданны яңартырга тиеш булачак», — дип кисәтте спикер.
Интернет ресурс эшләре моның белән генә тәмамланмаячак. Портал даими рәвештә яңа тарихи истәлекләр белән тулыланачак. Моннан тыш, аның авторлары һәм төзүчеләре кыйммәтле документларның тасвирламаларын даими рәвештә үзгәртәчәк, аларның барлыкка килү датасына төгәллек кертәчәк, эзләүне гадиләштерү өчен формулировкаларны оптимальләштерәчәк.
«Без башта үзебезнең истәлекләрне генә тәкъдим итәргә теләгән идек, әмма соңыннан башка учреждениеләрдә сакланган яки интернетка куелган истәлекләрне дә күрсәтү күпкә актуальрәк икәнен аңладык. Бездә алар фәнни тасвирлама ала һәм системалаштырыла», — дип ассызыклады Сиренов.
Порталның аерым блогы Татарстанның тарихи-мәдәни мирасына багышланган, аерым алганда, биредә гарәп графикасы язуы тәкъдим ителгән.
Татарстан Фәннәр академиясенең Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Ситдыйков портал ярдәмендә Россиядә язма мирасның цифрлы мәгълүмати киңлеге формалаша, дип өстәде. Ресурс кешеләргә илебездә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре һәм мәдәни байлыгы турында аңларга мөмкинлек бирәчәк. Портал Россия Фәннәр академиясенең Санкт-Петербург Тарих институты сайтында гамәлгә ашырыла.
«Европа цивилизациясе язу тарихы һәм Россия халыкларының язу культурасы» халыкара фәнни конференциясе 17-19 октябрь көннәрендә Казанда Татарстан Милли китапханәсе бинасында узачак.