10 октябрьдә Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге Өлкәннәр көне уңаеннан зур мәҗлес уздырды. Анда сиксәннән артык сәнгать һәм каләм әһеле катнашты. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.
Язучылар берлегенең Чаллы бүлегенә Агыйдел һәм Нократ буендагы районнар, шәһәрләр карый ‒ Актаныштан алып Норлатка кадәр. Шушы зур территориядә яшәүче язучылар, Чаллыда җыелып, күңел ачты.
Шәһәрнең Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Мәрван улы сүзләре белән әйткәндә, хөрмәтле язучылар бирегә үткәннәрен искә төшерергә һәм киләчәк турында сөйләшергә җыйналды. Нәкъ менә шушы буын татар әдәбиятын үз җилкәсендә күтәреп тора ич әле. Казаннан килгән зур делегациянең бер вәкиле – күренекле шагыйрь Газинур Морат, шушы фикерне куәтләп, безнең төбәк әдипләренең активлыгын билгеләп үтте.
Мәҗлесне бу бәйрәмнең идея авторы һәм оештыручысы – танылган язучы Факил Сафин алып барды. Искәртеп үтик, Факил Сафин 2015 елдан бирле, Вахит Имамов Казанга күчеп киткәннән соң, ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеген җитәкли һәм Язучылар берлеге рәисе урынбасары булып тора. Бәйрәмдә Вахит әфәнде дә бар иде. «Мин Чаллыныкы инде», дип, хатирәләргә бирелеп, Чаллыда узган утыз алты ел гомерен искә алды ул да.
Башкаладан шулай ук язучылар Рифат Җамал, Ленар Шәех, Рафис Корбан да килгән иде. Иң куанычлысы: бәйрәмдә аксакаллар – олпат әдипләр Айдар Хәлим, Фәүзия Бәйрәмова, Фоат Садриев та катнашты.
Бәйрәмдә Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Минзәлә шәһәрләреннән, Актаныш, Әгерҗе, Норлат, Мамадыш, Мөслим районнарыннан каләм әһелләре бар иде. Алар белән беррәттән районнарда эшләп килгән әдәби иҗат берләшмәләре җитәкчеләре дә чакырылган. Факил Сафин, һәр кунак белән тәфсилле таныштырып, уңышларын барлап, берникадәр пассиврак районнар хакында да матур гына үз фикерләрен белдереп узды.
Фото: © Лилия Сираева