Казанда «Европа цивилизациясе язуы һәм Россия халыкларының язма культурасы тарихы» халыкара фәнни конференциясе барышында төрле язма традиция үрнәкләреннән торган күргәзмә ачыла. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Язма мирас үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Азат Ахунов ТАСС агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Конференция кысаларында бик кызыклы, бай күргәзмә оештырылачак. Без гарәп, фарсы һәм иске татар телендәге гарәп графикасындагы 50гә якын кулъязма тәкъдим итәбез. Аларның хронологиясе XIV-XIX йөзләрне колачлый. Мондый кулъязмаларны сайлап алу безнең төбәктә язма традициянең калган мөселман дөньясы белән бертигез үсүе хакында сөйли», - дип ачыклык кертте галим.
Татарстан тикшеренүчеләре тәкъдим иткән экспонатлар арасында күргәзмә кунаклары төрле тематикадагы язма ядкарьләр белән таныша алачак. Алар арасында шагыйрь Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасын, XIV гасырга караган «Мансур анатомиясе» кулъязмасын һ.б. ядкарьләрне атап үтәргә мөмкин.
Галимнәр фаразлавынча, күргәзмә киң яңгыраш алачак һәм Россия күләмендә мәдәни вакыйгага әвереләчәк. «Безнең планнар буенча, ул декабрь урталарына кадәр эшләячәк», - дип искәртте Россия Фәннәр академиясенең Тарих институты Санкт-Петербург фәнни-тарихи архивы мөдире Татьяна Базарова.