Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов илнең ягулык-энергетика комплексы өчен җаваплы булган Россия вице-премьеры Александр Новак белән очрашты. Очрашу Мәскәүдә узучы «Россия энергетика атналыгы» халыкара форумы кырында үтте.
«Татарстанның энергетика тармагын үстерү мәсьәләләре тикшерелде», — диелә республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәрендә.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
«Россия энергетика атналыгы» халыкара форумы 11-13 октябрь көннәрендә «Манеж» үзәк күргәзмәләр залы мәйданчыгында уза. Россия Президенты Владимир Путин чараның пленар утырышында чыгыш ясаганда билгеләп үткәнчә, глобаль икътисад хәзер күпполяр модельгә күчә, аның нигезендә һәр аерым илнең төрле өлкәләрдә үз суверенитетын яклау һәм адаптация осталыгы ята.