Татарстан синоптикларының фаразларыннан күренгәнчә, иртәгә көчле җил көтелә, аның тизлеге урыны белән секундына 24 метрга кадәр җитәчәк. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.
Ведомствода искәртүләренчә, җил көчәйгән вакытта реклама такталары, юл билгеләре, агачлар янында һәм электр тапшыру линияләре астында тормавың хәерле.
Шулай ук балаларны караучысыз калдырырга ярамый. Һава торышының яхшыруын йорт подъездында яки җир асты кичүендә көтәргә кирәк.