Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Бер көндә ике туй

Юлия һәм Николай Назаровлар белән Роза һәм Михаил Мамлиннарның туйлары бер көндә 1965 елның 20  гыйнварында була. Ә быел исә ике гаилә дә  алтын туйларын билгеләп үттеләр. Юлия һәм Николай Назаровлар икесе дә Анатыш авылыннан. 
– Клубта таныштык без. Авылда туй ясап кайнаналар белән бергә яши башладык. Бу өйдә абыйның гаиләсе белән бергә ел ярым яшәдек.  Абый йорт җиткереп шунда күченделәр. Мин иртәнге дүрттә торып фермага сыер савырга йөри идем. Бер елга ике йөз көн эшләргә кирәк. Бер генә көн эшкә бармасаң җыелышларда кисәтәләр, бер еллык хезмәтеңне югалтырга мөмкин идең. Өйдә дә йорт эшләре көтеп тора бит. Унсигез ел биредә  эшләгәннән соң ягулык сату станциясенә киттем. Анда егерме еллап хезмәт куйдым. Гомуми хезмәт стажым кырык бер ел, – дип сөйләде Юлия Назарова үзенең гаилә тормышы турында. 
 
Николай Назаров алты айлык вакытта әтисез калган, ул  сугышта вафат булган. Николай дүрт елга якын Тын океан флотында хезмәт итә. “Сельхозтехника оешмасында кырык елга якын эшли. Шул гомер эчендә инженер-технолог,  автокранчы, эретеп ябыштыручы була, “ЗИЛ-169”, “ЗИЛ-130” машиналарын иярли, ДООСАФ та инструктор һөнәрләрен башкара.
 
–“Сельхозтехника”да эшләгәндә модульле төзелешләрне без алып бардык. 1981 елда безне “Казаньремтехпред”ка күчерделәр, хезмәт хакыбыз почта аша килә иде, – дип искә алды ул хезмәт юлларын. – Яшь чакларыбыз бик күңелле үтте. Урамыбыз белән дус тату яшәшдек. Бер-беребезгә кунакка йөрдек. Ул вакытта туйлар да күп була иде. Үз хезмәт көчебез белән тормыш иттек. Агач йорт урынына кирпечтән төзедек. Өйдәге барлык уңайлыкларны улым эшләде. 
 
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
 
Таңсылу Минһаҗева. 
 
Автор фотосы.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus