Казанда яшәүче 52 яшьлек Владимир Андронов ун яшьлек үги кызын мәктәптән каршы алырга баргач, мәктәп психологы белән сөйләшкәндә: «Ә менә мин кызымны натура буенча тәрбиялим, кешенең интим җирләрен күреп үссен!» - дип мактанган.
Шуннан соң психолог көчкә аңына килеп, кызны әнисе белән бергә әңгәмәгә чакырткан. Аннары бу хакта полициягә хәбәр иткән. «Тәрбияче» атаны шунда ук сак астына алганнар. Аңа карата җинаять эше кузгатылган.