Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның «Рубин» футбол клубын кичәге матчта җиңүе һәм Россия Премьер-лигасына әйләнеп кайтуы белән котлады. Ул команда Химиклар көненә республикага әйбәт бүләк ясады дип белдерде
«Команданы һәм җанатарларны клубның чемпион булуы һәм Россия Премьер-лигасына әйләнеп кайтуы белән котлыйм!» – дип язган Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналында һәм уенчыларның фотосын куйган.
Искәртеп үтик, кичә Казан клубы чемпион матчында Махачкаланың «Динамо» командасын җиңде һәм 2012 елдан соң беренче тапкыр Татарстан башкаласына кубок бүләк итте. Бу хакта тулырак «Татар-информ» язмасында укырга була.