Әмир Вәлиуллов – Казанның 12нче мәктәбе укучысы махсус хәрби операциядә Татарстаннан катнашучыларның каһарманлыгы турында «Сильнее отца» дип аталган китап язган. Бу хакта Республика суд приставлары идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
12 яшьлек автор үзенең китабын Җиңү көне уңаеннан әзерләгән. Китапта барлыгы 7 бүлек бар, аларның һәрберсендә Татарстанның төрле шәһәрләреннән булган геройлар турында сөйләнелә.
«Мин баштан ук бу вакыйгалар белән кызыксындым. Һәр катнашучының исемен, шулай ук Бөек Ватан сугышы геройларын мәңгеләштерергә кирәк», – ди Әмир.
Малайның әти-әнисе аңа һәрьяклап ярдәм иткән. Бергә алар махсус хәрби операциядә катнашучылар белән элемтәгә чыгу юлларын эзләгән, архивларны өйрәнгән. Кызганычка, һәр герой белән шәхсән сөйләшеп булмаган - кайберләре һәлак булган. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре дә Әмиргә ярдәм иткән: шәхси көндәлекләр, гаилә архивыннан фотолар җибәргән.
Укучы малайның әнисе улы белән горурлануын әйткән. Ул Әмирнең шундый җитди карар кабул итүенә һәм китап әзерләвенә шат булуын белдергән.
Үз чиратында, 12 яшьлек автор махсус хәрби операция катнашучыларына һәм аларның якыннарына берничә китап бүләк итәргә һәм эшен дәвам итәргә – яңа китап язарга җыена.