Бүген Казанның Яңа Савин район судында «Ак Барс» хоккейчысы Артур Бровкинның ни рәвешле 4 миллион сумлык афера корбаны булуы турындагы эшкә нокта куелды. Аның элеккеге дусты Максим Сидоров гаепләнүчеләр эскәмиясенә утырды, аңа «Мошенниклык» маддәсе буенча гаепләү белдерелде.
Хөкем карарын игълан итү берничә минут вакытны алды. Сидоровны өч елга ирегеннән мәхрүм иттеләр, җәза срогын үтәп бетермәвен искә алып, ул биш ел вакытын колониядә үткәрәчәк.
Тикшерүчеләр фаразлавынча, 2021 елда Сидоров Бровкинга ниндидер «җитди кешеләр» букмекер конторасында спорт ставкаларында 2 миллион сум акча оттыруы хакында хәбәр иткән. Оттырган акчаны спортчының үзеннән түләттерергә карар кылганнар. Сидоров «җитди кешеләр»дән акча биреп котылырга тәкъдим иткән.
Бровкин, имештер, криминаль авторитетларга Сидоров аша берничә тапкыр зур суммада (300 мең сумга кадәр) акча тапшырган. Берничә ел эчендә ул 4 миллион сумнан артып киткән. Хоккейчы, үзен төп башына утыртуларын аңлагач, полициягә мөрәҗәгать иткән.