Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстан кешеләренә Башкортстаннан һәм Казахстаннан корбан сарыклары алмаска киңәш итәлә

Корбан бәйрәме алдыннан имин булмаган төбәкләрдән Татарстанга бруцеллез белән авыручы терлекләрне алып керергә мөмкиннәр. Үзеңне саклау өчен, хайваннарны үзебезнең җитештерүчеләрдән сатып алырга һәм барлык кирәкле документларны тикшерергә кирәк. Алып сатучыларга Башкортстан, Оренбург өлкәсе һәм Казахстаннан терлекләр кертүне туктатырга тәкъдим ителә. Бу турыда «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин сөйләде.

Бруцеллез - йогышлы чир, ул авыру хайваннардан кешегә йога. Авыру кешенең органнары һәм нерв системасы зарарлана. Ул чир белән йорт хайваннарының барлык төрләре, шул исәптән кош-кортлар да авырырга мөмкин.

«Корбан гаете алдыннан республикага бруцеллез чире керү куркыныч бар. Быел бәйрәм 28 июньдә билгеләп үтелә. Ветеринария хезмәте өчен бу чор бик борчулы була. Бу көннәрдә ел саен 16 мең баш корбан чалына. Шәхси секторда чалынган терлекләрнең баш санының исәбе алып барылмый», - диде Мотыйгуллин.

Россиядә сарыкчылык үсеш алган, терлекләрнең йогышлы авырулары белән проблемасы бар, шул исәптән бруцеллез да теркәлгән. Хәзерге вакытта бруцеллез йоктырган мөгезле эре терлекләр буенча илебезнең 30 төбәге - Калмыкия, Новосибирск өлкәсе, Ингушетия, Дагыстан, Липецк өлкәсе, Приморье крае һәм башкалар имин түгел дип санала. Шулай ук 24 төбәктә - Кабардино-Балкария Республикасы, Иваново һәм Новосибирск өлкәләре, Башкортстан, Байкал аръягы крае һәм башкаларда мөгезле вак терлекләрнең шушы йогышлы чир йоктыруы теркәлгән.

«Бәйрәм алды чорында алып сатучылар имин булмаган төбәкләргә бара, анда хайваннарны 3-4 мең сумга сатып алалар һәм аларны Татарстанда 10 мең сумга саталар. Алар еш кына авыру терлекләрне алып кайта», - диде Мотыйгуллин.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus