Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия һөнәри бәйгесе тәмамланды

20-23 март көннәрендә Казанның «Адымнар» полилингваль мәктәбендә «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия һөнәри бәйгесе үтте. Бүген бәйгенең йомгаклау этабы үткәрелде.

Укытучыларны Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сәламләде. 

«Бик матур эшләп, шушы этапка килеп җиткәнсез икән, сез барыгыз да җиңүчеләр. Шушы конкурста катнашырга көч тапканыгыз өчен рәхмәт белдерәбез. Россия, Татарстан күләмендә туган телләргә караш төрле. Минемчә, туган телгә игътибар, ихтирам, нинди генә сәясәт булуга карамастан, иң беренче чиратта гаиләдә туа. Ә без – аны мәктәптә үстерүчеләр, дәвам итүчеләр. Сез һәрбер гаиләгә барып, әти-әни ролен алмаштыручы кешеләр түгел. Хәзерге вакытта татар теле һәм әдәбияты укытучысына тагын да катлаулырак. Ничек кенә булмасын, аннан чыгу юлы бар», – диде Илсур һадиуллин.

Бөтенроссия бәйгесендә быел Татарстан районнарыннан 20 укытучы һәм Россиянең төбәкләреннән 12 укытучы катнаша. Дүрт көн дәвамында алар дәрес, сыйныф сәгате, методик остаханәләр күрсәтте. Йомгаклау этабына Саратов өлкәсеннән Роза Ибраһимова, Төмән өлкәсеннән Халидә Кирамова, Киров өлкәсеннән Раилә Батыркаева, шулай ук Кукмарадан Руслан Гайнанов, Бөгелмәдән Гөлназ Хәйбуллина, Казан шәһәре Яңа Савин районыннан Алинә Шәгәрәева үтте. Укытучылар жюри әгъзаларының, әти-әни, укучылар һәм чит төбәкләрдәге коллегаларының сорауларына җавап бирде. 

Татарстанда «Ел укытучысы» бәйгесе җиңүчеләре 24 март көнне «Әкият» курчак театрында үтәчәк тантаналы чарада билгеле булачак.   

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus