Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

КФУда яңа уку елында киносценаристларны әзерләү программасы ачыла

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Бодуэн де Куртенэ исемендәге Рус һәм мәдәниятара багланышлар югары мәктәбендә киносценаристларны әзерләү буенча магистрлык программасы ачыла.

«Бу уку елыннан «Әдәби осталык» дигән яңа магистрлык программасына абитуриентлар кабул итә башлыйбыз. Бүген әдәбият буенча осталарны берничә югары белем бирү оешмаларында гына әзерлиләр. Максим Горький исемендәге Әдәбият институтында, Югары икътисад мәктәбендә һәм Сергей Герасимов исемендәге Бөтенроссия дәүләт кинематография институтында», - диде «Татар-информ»да матбугат очрашуында югары мәктәп деканы Резедә Мөхәммәтшина.

Программага 15 бюджет урыны бирелгән. Магистрлар ике ел дәвамында читтән торып белем алачак. «Контракт буенча да студентлар җыярбыз дип уйлыйм, чөнки яшьләр әлеге һөнәр белән бик тә кызыксына. Университетта Microsoft Teams программасы бар, Казанга килеп укый алмаучылар лекцияләрне әлеге программа аша да тыңлый ала, имтихан тапшырырга гына киләчәк. Бу технология белән уку бик тә җайлы», - диде ул.

Әлеге программага әдәбият фәненнән әңгәмә нәтиҗәсендә кабул итәчәкләр. «Без матур әдәбият өлкәсендә осталар әзерләячәкбез. Алар киләчәктә шагыйрь, язучы, әдәбият белгече, фильм тәнкыйтьчесе, сценарий авторы була алачак. Хәзер киносценарий язучыларга ихтыяҗ бар, аларга хезмәт хакы да күп түләнә. Аларны әзерләүчеләр генә юк. Россиядә киносценаристларга кытлык», - дип аңлатты декан.

Резедә Мөхәммәтшина фикеренчә, татар кешеләре дә әлеге программа буенча укып чыга ала, чөнки кагыйдәләр бер үк. «Киносценарийны язу теле генә аерылачак, аермасы шунда гына. Сюжетны кызыклы итеп язарга әдәбият осталары гына өйрәтә ала», - диде ул.

«Язучылар, шагыйрьләр студентларыбыз белән аралашачак, остаханәләр үткәрәчәк. Магистрларга безнең институт галимнәре дә, чакырылган иҗат әһелләре дә белем бирәчәк. Мәсәлән, Павел Басинский, Алексей Варламов, Сергей Шаргунов һ.б. Танылган язучылар арасыннан да укытырга теләк белдерүчеләр күп», - диде декан.

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов Россия язучылары һәм нәширләре берлекләре ассоциациясе белән магистрлык программасын бергә тормышка ашыру буенча килешүләрен әйтте. «Ассоциация белән килешү төзеләчәк, алар белән киләчәктә «Нәшрият эше. Мәгълүмати тирәлек дизайны» программасын тормышка ашыру турында сөйләштек», - диде ул.

  • Матбугат очрашуында Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында ачык ишекләр көне турында да әйттеләр. Ул 27 – 31 мартта узачак. Шулай ук, 28 мартта институтта Психологик-педагогик сыйныфларның «Укытучы булу – бик шәп!» I Республикакүләм форумы узачак.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus