Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Лобачевский конференциясендә җиңгән укучыларга КФУга укырга кергәндә биш балл өстәлә

Николай Лобачевский исемендәге Бөтенроссия фәнни конференциясендә җиңүчеләр Казан федераль университетына укырга кергәндә өстәмә биш балл алачак.

«Конференция 25 мартта Казан федераль университетында узачак. Ул 4-11 сыйныф укучылары һәм урта һөнәри уку йортларында укучылар өчен оештырыла. Конференциягә табигый һәм гуманитар белем өлкәләрендә башкарылган эшләр тәкъдим ителә. Конференциянең эксперт советлары эшендә Казан федераль университеты әйдәп баручы галимнәре һәм белгечләре катнаша», - диде «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында Казан Халыкара лингвистика үзәге җитәкчесе Светлана Царёва.

Аның әйтүенчә, эшләре иң яхшы дип табылган катнашучылар I, II, III дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнә һәм конференция җыентыгында бастырыла. Фәнни җитәкчеләргә грамоталар бирелә.

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында конференциянең түбәндәге секцияләре узачак. 4-7 сыйныфлар: «Рус теле», «Рус балалар әдәбияты һәм фольклор», «Дөнья әдәбияты һәм балалар турында мәдәният», «Чит телләр», «Татар теле һәм татар әдәбияты», «Сәнгать», «Киләчәк мәктәбе» проекты».

8-11 сыйныфлар: «VIII – XX гасыр рус әдәбияты», «XX – XXI гасыр рус әдәбияты», «Чит ил әдәбияты. Әдәбиятлар диалогы», «Чит телләр», «Рус теле һәм гамәли лингвистика», «Икетеллелек һәм мәдәният һәм социумда туган телләр», «Татар теле һәм татар әдәбиятының актуаль проблемалары», «Дөнья сәнгать мәдәнияте», «Социаль киңлектә текст, визуаль һәм музыкаль багланышлар», «Киләчәк мәктәбе» проекты».

«Конференциядә «Киләчәк мәктәбе» проекты» секциясе беренче тапкыр кертелде. Проектларны презентацияләр белән түгел, стенд яклау формасында тәкъдим итәчәкләр. Конференциядә барлыгы 300 кеше катнаша», - диде Светлана Царева.

  • Матбугат очрашуында Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында ачык ишекләр көне турында да әйттеләр. Ул 27 – 31 мартта узачак. Шулай ук, 28 мартта институтта Психологик-педагогик сыйныфларның «Укытучы булу – бик шәп!» I Республикакүләм форумы узачак.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus