Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Дәүләт Советы сирәк авырулы гражданнарга дарулар турындагы мөрәҗәгатьне Мәскәүгә юллый

Татарстан Дәүләт Советы сирәк очрый торган авырулары (орфан) булган гражданнарны дарулар белән тәэмин итү турындагы мөрәҗәгатьне Россия Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинга юллаячак. Депутатлар, аерым алганда, төбәкләрдән кыйммәтле препаратлар белән тәэмин итү бурычын алуны һәм федераль законнарга тиешле үзгәрешләр кертүне сорый. Документ VI чакырылыш республика парламентының 42нче утырышында хупланды.

«Сәламәтлек саклауга һәм медицина ярдәменә ия булу гражданнарның иң мөһим конституцион хокукларының берсе булып тора. Шул ук вакытта РФ субъектлары орфан авырулы гражданнарны дарулар белән тәэмин итү тәртибенә бәйле проблемалар белән еш очраша. Ул федераль дәрәҗәдә билгеләнде», - диде ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова.

Аерым алганда, «Россиядә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында»гы федераль закон буенча РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы 14 югары чыгымлы нозологиядәге (гемофилия, муковисцидоз, гипофизар нанизм авыруы, Гоше авыруы, таркау склероз һәм башкалар) авыруы булган гражданнарны дарулар белән тәэмин итәргә тиеш.

Шундый авырулардан интегүче гражданнарга бу исемлеккә кермәгән дарулар билгеләнгән очракта, алар белән төбәкләр тәэмин итәргә тиеш. Сүз Россия территориясендә теркәлмәгән кыйммәтле препаратлар турында да бара, дип ачыклык кертте Захарова.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдергәнчә, бу проблема Татарстан өчен генә түгел, ә Федерация субъектлары өчен дә актуаль.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus