Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Аулак өй — көрәш» төбәкара әдәби бәйгесенең студентлар өчен зона ярышлары башлана

«Аулак өй — көрәш» төбәкара әдәби бәйгесенең студентлар өчен зона ярышлары 27 март көнне Казанда, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында узачак, дип хәбәр итте оештыручылар.

Монда 4 команда көч сынашыр дип көтелә: Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының «Әллүки» иҗат берләшмәсе, КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Татар тел белеме кафедрасының журналистика бүлеге студентлары, КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты каршындагы Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе һәм КФУның Алабуга институты студентлары.

Россиядә «Педагог һәм остаз» елы, Татарстанда «Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр» елы уңаеннан оештырылучы бәйгеләрдә татар әдәбияты классикасын өйрәнү, гореф-гадәт, милли йолаларны яңарту юнәлешендәге биремнәр, сынаулар булачак, дип хәбәр итә «Аулак өй - көрәш» проекты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы Сәрия Закирова.

Чара ТРның Мәгариф һәм фән, Мәдәният, Яшьләр эшләре министрлыклары, Бөтендөнья татар конгрессы, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте, Татарстанның Студентлары лигасы ярдәме белән оештырыла.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus