Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Буа районы башлыгы ялга кайткан хәрбинең хәлен белеште, ир-атның улы туган

Татарстанның Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов мобилизацияләнгән Марсельнең хәлен белергә барды. Запастан беренчеләрдән булып чакырылган хәрби отпускка кайтты. 7 мартта Марсель икенче тапкыр әти булган, хәзер аның Рамил исемле улы бар.

«Бүген төп сорау - безнең хәрбиләргә махсус операция зонасына нәрсә тапшырырга кирәк. Аларның ихтыяҗларын белү өчен егетләр белән очрашам. Без якташлар өчен гуманитар йөкнең чираттагы партиясен әзерлибез», - диде очрашуда Ранис Камартдинов.

Хәзер Буа районында чираттагы ярдәм партиясен формалашуга керештеләр. Берничә автомобиль сатып алынган, посылкалар җыела, шул исәптән исемле күчтәнәчләр дә булачак. Элегрәк районнан берничә «УАЗ» автомобиле, квадрокоптер, носилка һ.б. җибәрелгән иде.

«Татар-информ»га Буа районы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, күрсәтелгән ярдәмнең гомуми суммасы 10 млн сум тәшкил итә. Анда мобилизацияләнгәннәргә һәм гаиләләргә ярдәм дә кергән. Шулай ук хәрбиләрнең Буа районына кайтуы көтелә, графиклар раслана. Әлегә кайтырга сәбәп булган (мисал өчен, бала туган очракта) хәрбиләр кайта.

Хөкүмәт Йортында шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына отпускка алган мобилизацияләнгән ир-атларны лаеклы каршы алырга кушты. Ул шулай ук хәрбиләрнең якыннарына ял алырга ярдәм итәргә, ә балалар өчен дистанцион белем бирүне оештырырга кирәк, дип ассызыклады.

Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында махсус операциядә катнашучыларга отпуск бирергә йөкләде. Хәрбиләр ярты елга бер тапкыр, юлга вакытны исәпкә алмыйча, 14 көн ял итәргә тиеш.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus