Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әлки районында яшь каләм тибрәтүчеләр белән үзешчән шагыйрәләр очрашты

Әлки районында үзәк китапханәдә яшь каләм тибрәтүчеләр белән үзешчән шагыйрәләр очрашуы узды. Ул шигърият көненә багышланган иде.

Очрашуга үзешчән шагыйрә Гүзәлия Рәхмәтуллина, Рамилә Гайнетдинова, Нәби Дәүли исемендәге гимназия укытучысы җитәкчелегендә «Алтын каләм» түгәрәгенә йөрүче каләм тибрәтүче укучылар җыелды. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» яза.

Очрашу җанлы аралашу формасында барды. Кичә барышында һәр катнашучыга сүз бирелде. «Хисләр ташкыны» шигырьләр җыентыгы авторы Гүзәлия Рәхмәтуллинаның чыгышы катнашучыларның күңеленә аеруча да хуш килде. Ул шигырь язу серләре белән бүлеште, сорауларга җавап бирде, шигырь җыентыгының барлыкка килү тарихын сөйләде. Катнашучыларны иң мавыктырганы Гүзәлия Рәхмәтуллинаның шигырь язу күнекмәләре булды. Биремнәр кызыклы һәм файдалы иде. 

Түбән Әлки авылы китапханәчесе Рамилә Гайнетдинова үз чыгышында шулай ук шигырь язуы белән мавыгуы күптән булуын, шигырьләрне кирәк булган чакта да яза алуын җиткерде. 

Нәби Дәүли исемендәге гимназия укытучысы Алия Шәйхетдинова шигырьләрне үзе өчен генә язуы, ә мәктәптә «Алтын каләм» түгәрәге эшләп килүен, укучылары төрле иҗатчылар конкурсларында катнашып, урыннар алуын, төрле вакытлы матбугатта да укучыларның иҗаты басылып торуын әйтте.

Яшь каләм тибрәтүче укучылар үзләренең чыгышларында үзләре белән, үзләренең иҗат җимешләре белән таныштырды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus