Чистай районының «Ак калфак» оешмасына йөрүчеләр өчен музейда остаханә оештырылды. Алар калфакны кисеп, чигү үрнәкләре төшереп, сәйлән белән бизәү нечкәлекләренә өйрәнделәр.
Анда балалар бакчалары хезмәткәрләре дә чакырулы иде. Мастер-классны калфак чигү остасы, үзенең матур, эчтәлекле проектлары белән гран-приларга лаек булган, авыл клубы мөдире Миләүшә Сәлахова үткәрде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Тиздән район мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында «Татар кызы» конкурслары башланачак. Чигелгән калфаклар шул бәйгедә җиңгән туташларга бүләккә биреләчәк.
Зөмәрә Җиһаншинага эчтәлекле, кызыклы дәрес оештырганы, Миләүшә Сәлаховага вакыт табып үзенең осталыгы белән уртаклашырга килгәне өчен рәхмәт белдерәбез, диелгән хәбәрдә.