«Эшлекле дүшәмбе»дә табигатьне саклау турында Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рафаэль Игътисамов сөйләде. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Сәнәгатьне үстерү әйләнә-тирәлеккә техноген йөкләнешне киметү буенча күп кенә мәсьәләләрне хәл итү зарурлыгы белән бәйле. Бу производствода экологик чиста технологияләр куллану, циркуляр икътисад принципларын кертү, сәнәгатьтә углерод эзен киметү һәм башка мәсьәләләр, - дип башлады докладын Рафаэль Игътисамов. - Төп игътибар атмосфера һавасының сыйфатына бирелә».
Бүгенге көндә Түбән Кама индустриаль узелының бердәм санитар-саклау зонасы чигендә һәм предприятиеләрнең йогынтысы зонасында атмосфера һавасы торышына мониторинг оештырылды. Индустриаль мониторинг системасында сигез стационар автоматик атмосфера һавасын күзәтү посты бар», – диде җитәкче урынбасары.
Түбән Кама һәм Олы Афанас авыллары территориясендә Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының атмосфера һавасы торышына автоматик контроль системасы эшләвен дәвам итә. Биш стационар автомат пост тәүлек әйләнәсендә эшли. Хәзер шәһәр территориясендә өстәмә ике пост урнаштыру мәсьәләсе карала.
Шулай ук Рафаэль Игътисамов шәһәрдә озак вакытлы финанс сыйдырышлы экологик программалар һәм чаралар эшләнүен, аларның тормышка ашырылуын сөйләде. 2022 елда төп табигать саклау чараларына чыгымнарның гомуми суммасы 2 млрд сумнан артык тәшкил иткән.
Түбән Кама өчен урман үстерү юнәлеше әһәмиятле булып тора. 2022 елда Түбән Кама сәнәгать үзәге предприятиеләре тарафыннан 115 гектарда агач утырту финансланган. 2006 елдан Түбән Кама сәнәгать үзәге территориясендә 1 000 гектардан артык мәйданда урман утыртылган.
«Төп бурыч – экологик йөкләнешне эзлекле рәвештә киметергә һәм экономиканың экологик юнәлешле үсешен һәм тормыш сыйфатын тәэмин итәргә мөмкинлек бирүче чараларны тормышка ашыруны дәвам итәргә кирәк», – диде Рафаэль Игътисамов.
«Соңгы елларда табигатьне саклауны яхшырту кысаларында, күп нәрсә тормышка ашырылды. Бүген төзелә торган производство иске технология линияләренә алмашка килә. Алар табигатькә һәм кешегә начар йогынтыны киметергә тиеш», - диде Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин.