Апас район башлыгы күрсәтмәсе нигезендә, шул ук исемдәге бистәнең башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина җитәкчелегендәге комиссия Апас һәм Әнәле авылында мобилизацияләнүчеләре булган 16 гаиләгә күчтәнәчләр тапшырды.
Эчкерсез очрашуда комиссия вәкилләре гаиләнең көнкүреше белән танышты, хәлләрен белеште, гозерләрен тыңлады, аларга һәрьяклап ярдәм итәргә әзерлеген белдерде. Бу турыда «Апас-информ» хәбрә итә.
«Сезнең белән элемтәбез нык булырга тиеш. Нинди дә булса ярдәм кирәк икән, без һәрьяклап булышырга тырышачакбыз. Теләсә кайсы вакытта шалтыратып гозерләрегезне җиткерегез. Барысы да контрольгә алыначак. Якыннарыгызны сөенеп каршыларга язсын», - диде Луиза Сафина.
Гаиләләргә күчтәнәч тулы пакетлар һәм көнкүреш кирәк-яраклары тапшырылды. Ярдәм акцияләренә эшмәкәрләр дә кушылды.