Алабуга Үзәк район хастаханәсе табиблары йөк машинасы белән вахта автобусы һәлакәтендә имгәнгән 11 кешене тикшергән. Өч кеше амбулаториядә дәвалануга җибәрелгән.
«8 кеше хастаханәдә, табиблар күзәтүендә. Хәлләре уртача авыр дәрәҗәдә дип бәяләнә. Барысы да үз аңында, аларның гомеренә куркыныч янамый», - диделәр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.