10 ноябрьдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның рус телендә басылып чыккан «Уроки семьи» китабын укучыларга тәкъдим итү чарасы узачак.
Әлеге чарада китап авторына сораулар да бирергә мөмкин булачак. Укучыларга бүләк итеп китап уйнатылачак. Чарага барлык теләүчеләр чакырыла, алдан теркәлү узарга кирәк.
Исегезгә төшерәбез, 2013нче елдан башлап «Гаилә» мәчетендә Рөстәм хәзрәт гаилә институтын саклау буенча дәресләр үткәрә. Бу дәресләр китапның нигезен тәшкил итте.
Киләчәктә әлеге китапны татарчага тәрҗемә итеп бастыру көтелә.