Хәзерге вакытта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мобилизацияләнгән татарстанлыларның балаларына түләүгә якынча 3,5 мең гариза алды. Мөрәҗәгать итүчеләрнең барысы да диярлек акча алган.
«Татарстан Хөкүмәте карары берничә атна элек кабул ителде. Һәр балага 20 мең сум күләмендә бер тапкыр акча түләү каралган. Димәк, әгәр гаиләдә бер бала булса, бу 20 мең, әгәр ике булса, 40 мең сум һ.б.», - дип искәртте Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева.
Баланың әнисе яшәү урыны буенча социаль яклау органнарына гариза бирә. Әгәр хатын-кыз республика территориясендә теркәлмәгән булса, ул мобилизацияләнгән ир-атның теркәлү урыны буенча гариза бирә. Бу вакытта мобилизацияләнгән ир-ат белән никахта булу мәҗбүри түгел. Ягъни түләүгә гаризаларны алардан балалары булган мобилизацияләнгән ир-атларның элеккеге хатыннары да бирә ала.
«Бүгенге көнгә якынча 3,5 мең гариза бирелгән, түләүләрне без барысын да диярлек гамәлгә ашырдык. Хәрби комиссариат исемлеге түләүләр өчен нигез булып тора. Эш күләме күп булу сәбәпле, хәрби комиссариатлар исемлекне тулы күләмдә бер тапкыр бирә алмады. Алар безгә исемлекләрне җибәреп тора, ә без түләүләрне билгелибез», - диде Бутаева.
Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы спикеры сүзләренчә, бу түләү субъект түләве һәм ул «Президент һәм Хөкүмәтнең ихтыяры белән төбәк бюджетыннан билгеләнә». Резерв фонды чыганак булып хезмәт итә. Түләүләрне тиеш булганнарның барысы да алачак.