Бүген 16.30 сәгать тирәсендә республиканың Алабуга районы «Алабуга» махсус икътисади зонасы территориясендә юл-транспорт һәлакәте булган.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, «КАМАЗ» йөк машинасы белән вахта автобусы кара-каршы бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте вакытында автобуста 20 кеше булган.
Якынча мәгълүматлар буенча, бер кеше үлгән, өч кеше хастаханәгә китерелгән.
«Татар-информ» мәгълүматлары буенча, 39 яшьлек хатын-кыз үлгән, 4 кеше имгәнгән. Аларның хәле ачыклана.
Һәлакәт урынына Алабуга прокуроры Рөстәм Шәрәфетдинов барган. Юл хәрәкәте иминлеге турындагы закон үтәлеше буенча тикшерү оештырылган. Фаҗига килеп чыгу сәбәпләре ачыклана», - диде Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.