Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Мобилизацияләнүчеләргә Идел буенда ярдәм чаралары навигаторы төзергә тәкъдим ителде

Мобилизацияләнүчеләр һәм аларның гаиләләренә Идел буе федераль округы төбәкләренең рәсми мәгълүмат ресурсларында ярдәм итү чаралары навигаторын оештырырга тәкъдим ителде. Бу тәкъдимне Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары, Идел буе федераль округы кураторы Дмитрий Чернышенко әйтте. Ул билгеләп үткәнчә, мобилизацияләнүчеләргә һәм аларның гаиләләренә каралган теге яки бу ташламаларны алу механизмын кешеләр һәрвакытта да аңлап бетерми.

Игорь Комаров белән очрашуда ул мобилизацияләнүчеләргә ярдәм итү чараларын гамәлгә ашыру турында фикер алышты, дип хәбәр итә вице-премьерның матбугат хезмәте. «Төбәкләр ярдәм чараларын кертә, алар мобилизацияләнүчеләргә һәм аларның гаиләләренә бик кирәк. Болар – мәктәпләрдә бушлай ашату, балалар бакчасы өчен түләүләрне бетерү һәм башка чаралар. Ләкин кешеләргә аларны алу ысулы һәрвакытта да аңлашылмый. Уңайлылык өчен без субъектларның рәсми мәгълүмат ресурсларында ярдәм чаралары навигаторын оештырырга тәкъдим итәбез», – диде Чернышенко.

Комаров округ төбәкләренең өлешчә мобилизация белән бәйле барлык оештыру мәсьәләләрен мөмкин кадәр тиз арада хәл итәргә тырышуларын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, дәүләт бурычын үтәгәннән соң өенә кайткан хәрбиләргә дәвалану, реабилитация һәм социаль адаптация узуга аерым игътибар биреләчәк. «Идел буе федераль округы моңа инде әзерләнә, региональ хакимият аларга үз вакытында һәрьяклап ярдәм күрсәтәчәк», – дип ассызыклады Комаров.

Президент Владимир Путин Россиядә өлешчә мобилизация үткәрү турында 21 сентябрьдә игълан итте. Махсус хәрби операция үткәрү зонасында хезмәт итәргә резервта торган 300 мең кешене чакыру планлаштырыла.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus