Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Түбән Камада Разил Вәлиев исемендәге премия тапшырылды – исемлек

Түбән Каманың «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексында язучы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев премиясенә яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау кичәсе булды. Премия быел 24нче тапкыр үткәрелде.

Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Айдар Гарифуллин әйтүенчә, 24 ел дәверендә барлыгы 1325 бала бәйгедә катнашкан. «Чараның быел гына ишекләрен ачкан «Адымнар» мәктәбендә үтүе аеруча мөһим. Разил абый күп еллар дәверендә үзенең хезмәте белән башкаларга үрнәк булып, үзе салган язучылык юлында балаларны тәрбияләүдә куйган хезмәтнең җиңүчеләрен күрү - зур шатлык», - диде ул котлавында.

Айдар Гарифуллин укытучылар, балалар белән киләчәктә дә милләт өчен хезмәт итәргә, мәдәниятне үстерергә, алга таба халкыбызның лаеклы улларын-кызларын тәрбияләргә сүз бирде. Разил Вәлиевка ул юбилей елында исәнлек-саулык, озын гомер теләде. «Иҗат чишмәгезне саекмасын, алга таба милләтебезгә хезмәт итсәгез иде», - диде ул.

Соңгы ике елда яшь язучылар бәйгесендә катнашкан укучылар арасыннан 31 укучының эше иң яхшы, тирән эчтәлекле дип табылып, икенче турга узган. Җиңүчеләрне билгеләүдә «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары да катнашкан.

«Безнең буын менә шундый олпат язучыларның әсәрләрен укып, аларны күреп, алар белән аралашып үскән. Мин яшь иҗатчыларга да шундый бәхет телим. Сездәй шәхесләр булганда милләт яши, ул үлми. Татарда асылташ бар, ул безнең якташыбыз – Разил Вәлиев. Түбән Кама язучылары Сезнең белән горурлана, без Сезнең иҗатка сокланабыз һәм Сездән үрнәк алып яшибез», - диде «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Рәсимә Нәбиуллина.

Яшь каләм тибрәтүчеләрне бәйрәмнең хуҗасы Разил Вәлиев тәбрикләде. «Бу һәммәбез өчен зур бәйрәм. Милләтебез, шигъриятебез, әдәбиятыбыз, халкыбыз, республикабызның язмышы сезнең нинди булып тәрбияләнүегезгә бәйле. Бәйге 1999 елда оештырылды. Мин беренче тапкыр шул елны Татарстан Дәүләт Советына депутат булып сайландым, шунда мин халык алдында мәдәният, мәгариф өлкәсендә эшләргә тырышачакмын, мәктәпләр һәрвакыт игътибар үзәгендә булырга тиеш дип, шушы бәйгене игълан итеп, аны алып барырга вәгъдә биргән идем», - диде ул.

Разил Вәлиев биредә җиңгән 1325 баланың барысы да киләчәктә язучы була алмавын әйтте. «Ләкин күңеленә әдәбият рухы кергән, әдәбият-сәнгать белән кызыксынган кеше, һичшиксез, халкыбызның иң асыл затларының берсе булырга тиеш. Бәйгедә катнашкан балаларның шактые югары уку йортларын тәмамлап, хәтта чит ил уку йортларында укып, бүгенге көндә республикабызның күренекле шәхесләренә әверелде. Киләчәктә бу эш дәвам итәр дип уйлыйм», - диде шагыйрь.

«Җиңүчеләр бик күп, әмма бәйгедә катнашкан һәр укучы – җиңүче. Әгәр дә кулына каләм алып иҗат итәргә, кәгазьгә хисләрен төшерергә көч, кыюлык тапкан икән, ул, чыннан да, батыр кеше. Әгәр дә алар киләчәктә әдәбият-сәнгатькә якын булып, талантыгыз белән дөньядагы матурлыкны күреп һәм аны башкаларга күрсәтеп яшәсәгез, минемчә, республикабыз моннан бик зур уңышларга ирешер», диде һәм тормышта, иҗатта уңышлар теләде.

Бәйгедә катнашып, төрле номинацияләрдә җиңү яулаган каләм тибрәтүчеләр:

  • I урын: медицина көллиятеннән Камилә Шакирҗанова, Диләрә Мансурова.
  • II урын: Айнур Егоров, Диләрә Кашапова.
  • III урын: Муса Җәлил исемендәге 1нче гимназиядән Айсылу Гайнетдинова, 33нче мәктәптән Диләрә Харисова.
  • «Тәүге адымнар» номинациясе: 15нче мәктәптән Ләйсән Хикмәтуллина, 8нче мәктәптән Ралинә Сираҗиева, 7нче мәктәптән Әмирә Шакирҗанова, Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназиядән Диләрә Бикбова, Салават Минһаҗев.
  • «Бәллүр каләм» номинациясе: Политехника көллиятеннән Марат Мөхәммәтов.
  • «Шаян шигырьләр» номинациясе: 37нче лицейдан Әдилә Кәримуллина.
  • «Өметле каләм» номинациясе: 6нчы мәктәптән Булат Бариев, 32нче гимназиядән Илгиз Мөбарәкшин, 25нче гимназиядән Диләрә Гыймранова.
  • «Күпкырлы талант иясе» номинациясе: 35нче лицейдан Алинә Әхтәмҗанова.
  • «Табигать җырчысы» номинациясе: Политехника көллиятеннән Сәйдәш Мостафин, 29нчы мәктәптән Аделина Кадыйрова.
  • «Иң яхшы каләм тибрәтүче» номинациясе: Кама аланы 2нче урта мәктәбеннән Эльвина Гәрәева.
  • «Журналист язмалары» номинациясе: медицина көллиятеннән Азалия Уразбаева.
  • «Шигъри тәлгәшләр» номинациясе: «Благодатная урта белем бирү мәктәбе»ннән Мария Аппакова, Кама Аланы 1нче мәктәбеннән Альбина Гобәйдуллина.
  • «Әкият сөйлим сезгә» номинациясе: Каенлы мәктәбеннән Рифат Ильясов.
  • «Иҗатка омтылыш» номинациясе: 33нче мәктәптән Ләйлә Вәлиева, Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназиядән Диана Уразайкина.
  • «Тылсымлы каләм» номинациясе: 10нчы мәктәптән Мәликә Талипова.
  • «Игелекле бала» номинациясе: Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназиядән Дамир Шәрифуллин.
  • «Шигърияткә омтылыш» номинациясе: 20нче мәктәптән Әмир Макаров.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus